21 декабрь 2015 яңалыклары
-
Республикада “Полиция Кыш бабае” акциясе башланды
Ул бу елның 15 декабреннән 2016 ның 15 гыйнварына кадәр дәвам итә. Һәр елдагыча, районыбыз полиция хезмәткәрләре әлеге хәйрия акциясендә актив катнашалар. Үз акчаларына Яңа ел бүләкләре сатып алып, аларны тормышта авыр хәлдә калган балаларга тапшыралар. Район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова әйтүенчә,...
-
Узган якшәмбедә Лаешта 11-12 яшьлек малайлар арасында мини-футбол буенча турнир үтте
Узган якшәмбедә Лаешта 11-12 яшьлек малайлар арасында мини-футбол буенча турнир үтте. Анда, хуҗалардан тыш, Спас, Балык Бистәсе, Әлки районнары командалары катнашты. Район спорт мәктәбе тренеры Алина Ериганова әзерләгән яшь футболчыларыбыз икенче урынны алды. Ә Булат Низамов иң яхшы уенчы дип табылды.
-
Чыршы каракларына җәза кырыс
Үткән атна башыннан районда чыршы базарлары эшли башлады. Бәяләр узган елгыдан арта төшкән. Бер метрлы урман гүзәле 220 сум тора. Ике метрлысын - 280, өч метрлысын - 600, дүрт метрлысын 640 сумнан алырга була. Район урман хуҗалыгында халыкка сату өчен чыршы һәм наратларны махсус үстерәләр. Теләгән кеше өен бизәргә ылыслы...
-
Ике малай, ике кыз
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада дүрт бәби - ике малай, ике кыз дөньяга килгән.