Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чыршы каракларына җәза кырыс

Үткән атна башыннан районда чыршы базарлары эшли башлады. Бәяләр узган елгыдан арта төшкән. Бер метрлы урман гүзәле 220 сум тора. Ике метрлысын - 280, өч метрлысын - 600, дүрт метрлысын 640 сумнан алырга була. Район урман хуҗалыгында халыкка сату өчен чыршы һәм наратларны махсус үстерәләр. Теләгән кеше өен бизәргә ылыслы...

Үткән атна башыннан районда чыршы базарлары эшли башлады.

Бәяләр узган елгыдан арта төшкән. Бер метрлы урман гүзәле 220 сум тора. Ике метрлысын - 280, өч метрлысын - 600, дүрт метрлысын 640 сумнан алырга була. Район урман хуҗалыгында халыкка сату өчен чыршы һәм наратларны махсус үстерәләр. Теләгән кеше өен бизәргә ылыслы ботаклар да сатып ала ала. "Чыршыларны җитәрлек хәзерләдек, теләгән беркем дә ылыслы гүзәлсез калмас",-ди урман хуҗалыгы хезмәткәрләре.

Чыршылар сатылып торып та, аны законсыз рәвештә урман я посадкадан кисеп алырга ниятләүчеләр бар икән, белеп торсыннар: моның өчен шактый кырыс санкцияләр каралган. "Чыршы браконьерларына" 3-4 мең сум штраф түләргә, моның өстенә әле табигатькә китерелгән зыянны да капларга туры киләчәк. Әйтик, бәләкәй генә чыршыны кисүдән китерелгән зыян 1,5 мең сум тәшкил итә. Ә инде ылыслы агачның бер ботагын кисеп алу закон бозучыга, административ штрафтан тыш, ким дәгәндә 100 сумга төшәчәк.

"Чыршы браконьерларын" ачыклау буенча рейдлар 20 декабрьдә башланды һәм Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр дәвам итәчәк. Рейдларны район урманчылыгы инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев