22 февраль 2014 яңалыклары
-
Айдар Игъламов истәлегенә волейбол ярышлары булды
Фаҗигале төстә гомере өзелгән Айдар Игъламов истәлегенә"Алинә" универсаль спорт залында волейбол ярышлары булды. Айдар олы тормышка аяк басып яши генә башлаган иде. Ул Базарлы Матак гимназиясендә бик яхшы билгеләргә укыды. "Алинә" спорт залына җыелган укытучылар, дуслары аны җылы сүзләр белән искә алдылар, юксынуларын, сагынуларын әйттеләр. -Айдар укуда да алдынгы булды,...
-
Россия армиясендә 76 райондашыбыз хезмәт итә
Район хәрби комиссариаты исемлекләрендә запаста 4 меңгә якын әлкиле исәпләнә бүген. Һәм алар арасында хатын-кызлар да бар. Шуның өстенә 76 егетебез Россия Федерациясенең төрле почмакларында армия хезмәте үтәләр. ...Кечкенә генә лирик чигенү ясап алыйк әле шушы урында һәм моннан 30-50 ел элек үткән яшьлегебезне искә төшерик. Язгы матур (ә бәлки...
-
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшиннан бәйрәм котлавы
Муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин әлкилеләрне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте. "Россия Кораллы Көчләре тарихында данлы җиңүләр дә, авыр югалтулар да аз түгел. Аның битләрендә - халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы, туган илен, азатлыгын яклап сугышкан дәһшәтле еллар чагылышы. Бу тарихта безнең район вәкилләре дә...