Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Игъламов истәлегенә волейбол ярышлары булды

Фаҗигале төстә гомере өзелгән Айдар Игъламов истәлегенә"Алинә" универсаль спорт залында волейбол ярышлары булды. Айдар олы тормышка аяк басып яши генә башлаган иде. Ул Базарлы Матак гимназиясендә бик яхшы билгеләргә укыды. "Алинә" спорт залына җыелган укытучылар, дуслары аны җылы сүзләр белән искә алдылар, юксынуларын, сагынуларын әйттеләр. -Айдар укуда да алдынгы булды,...

Фаҗигале төстә гомере өзелгән Айдар Игъламов истәлегенә"Алинә" универсаль спорт залында волейбол ярышлары булды.

Айдар олы тормышка аяк басып яши генә башлаган иде. Ул Базарлы Матак гимназиясендә бик яхшы билгеләргә укыды. "Алинә" спорт залына җыелган укытучылар, дуслары аны җылы сүзләр белән искә алдылар, юксынуларын, сагынуларын әйттеләр.

-Айдар укуда да алдынгы булды, җәмәгать эшләрендә дә актив иде, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты,-дип сөйләде Нәби Дәүли гимназиясе директоры Фәридә Яруллина.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, гимназиянең физкультура укытучысы Олег Астафьев 11 ел бергә мәктәп партасында утырган классташлары, бергә белем алган курсташлары, иң якын дусты Илназ Әһлиуллин Айдарны җылы сүзләр белән искә алдылар.

Ярышларда Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе, "Үрнәк" (курсташлар җыелма командасы), Иске Матак, Иске Чаллы мәктәпләре, классташлары командалары катнашты. Уеннар башланыр алдыннан Раил Гатауллин Айдарның әтисе Наил Игъламовка истәлекле бүләк тапшырды. Наил абый исә барча оештыручыларга, ярышка килүчеләргә зур рәхмәт әйтте

-Айдар кечкенәдән спортны яратты. Барыгызга да рәхмәт аны онытмаганыгыз өчен. Ходай тәгалә сезгә исәнлек-саулык бирсен,-диде ул. Ярышларны оештыруда спонсорлар Фаяз Сабиров, Илназ Әһлиуллин һәм дуслары зур ярдәм күрсәткәннәр. Уеннар башланыр алдыннан волейбол мәйданчыгында "Игъламов" дип язылган футболканы флаг итеп күтәрделәр. Айдарның волейболга мөкиббән булуын шулай искә алдылар яшьләр.

Командалар очрашуы киеренке барды - волейболчылар матур уен күрсәтергә тырышты. Беренчелекне гимназия командасы яулады. Алар Айдар Игъламов кубогына икенче ел рәттән ия булды. Икенче, өченче урыннарны Базарлы Матак һәм Түбән Әлки командалары бүлеште. Иң яхшы уенчы дип Илдар Галиев табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев