24 апрель 2014 яңалыклары
-
“Көньяк Әлки” территориаль идарәсе хуҗалыклары чәчәдә өлгерлек күрсәтә
"Борискино", "Юхмачы", "Үргәгар" отрядларында һәм "Билданов", "Гәрәев" крестьян-фермер хуҗалыкларында арпа, солы, берьеллык үләннәр чәчәләр. "Көньяк Әлки" территориаль идарәсе хуҗалыклары бу эштә аеруча өлгерлек күрсәтә. Район буенча барысы 1101 гектарда орлыклар җир куенына салынды. Уҗым культураларының 88 процентына ашлама кертелде. Көзен туңга сөрелгән мәйданнарда, уҗым һәм күпьеллык үлән басуларында тырмалау агрегатлары...
-
Туган тел – милләтебезне күрсәтеп торучы иң ачык, аңлаешлы билге ул
Апрель ае үзен татар дип атаган, халкының тарихына, мәдәниятына битараф булмаган һәркем өчен беренче чиратта Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Бөек шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче… Бу дөньяда кып-кыска гомер юлы үткән Тукаебызның иҗади мирасы чиксез, колачка сыярлык түгел. Габдулла Тукай шигырьләрен без бик кечкенәдән күңелебезгә сеңдереп үстек. Башта әниләр авызыннан...
-
Югары Колчуринода янгын
19 апрельдә кичке унынчы ярты тирәсендә Югары Колчурино авылында бер йортның түбәсе яна. Янгын сүндерүчеләр тиз арада урынга килеп җитеп, утны авызлыклыйлар. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ул 20 квадрат метр мәйданга зыян салган. фото vasi.net/community сайтыннан
-
Үзешчәннәрнең көздән башланган “Мәдәният – яктылык чыганагы” дигән смотрлары гала-концерт белән тәмамланды
Ике кич дәвам иткән концертларда тамашачылар башта оешма-учреждениеләр үзешчәннәренең иң яхшы чыгышларын карап ләззәтләнделәр. Мактау кәгазьләренә һәм бүләкләргә Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясе, "Ромашка" һәм "Каенкай" балалар бакчалары, янгын сүндерү часте, район эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлеге үзешчәннәре лаек булды. Ә икенче кичтә авыл җирлекләре үзешчәннәре иҗади отчет тотты....