Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Үзешчәннәрнең көздән башланган “Мәдәният – яктылык чыганагы” дигән смотрлары гала-концерт белән тәмамланды

Ике кич дәвам иткән концертларда тамашачылар башта оешма-учреждениеләр үзешчәннәренең иң яхшы чыгышларын карап ләззәтләнделәр. Мактау кәгазьләренә һәм бүләкләргә Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясе, "Ромашка" һәм "Каенкай" балалар бакчалары, янгын сүндерү часте, район эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлеге үзешчәннәре лаек булды. Ә икенче кичтә авыл җирлекләре үзешчәннәре иҗади отчет тотты....

Ике кич дәвам иткән концертларда тамашачылар башта оешма-учреждениеләр үзешчәннәренең иң яхшы чыгышларын карап ләззәтләнделәр. Мактау кәгазьләренә һәм бүләкләргә Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясе, "Ромашка" һәм "Каенкай" балалар бакчалары, янгын сүндерү часте, район эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлеге үзешчәннәре лаек булды.

Ә икенче кичтә авыл җирлекләре үзешчәннәре иҗади отчет тотты. Беренче урынны алпарлылар яулады. Биредә "Кызган таба" театр коллективы эшләп килә, тамашачылар аның чыгышларын һәрчак җылы кабул итәләр. Икенче урында Иске Матак үзешчәннәре, өченче урынны жюри Салман һәм Түбән Кәчи үзешчәннәренә бирде. Бу коллективлар сәхнә киемнәренең дә зәвыклы булуы белән аерылып торалар.

фото altaynews.kz сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев