25 октябрь 2016 яңалыклары
-
“Бердәм Россия”нең Әлки районы җирле бүлеге конференциясендә узган сайлау нәтиҗәләре каралды
24 октябрьдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең XXIV конференциясе булды. Аның эше белән партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе бүген 1391 әгъзаны берләштерә. Район конференциясенә 26 башлангыч оешмадан 60 делегат сайланган иде. Форум эшендә аларның барысы да диярлек катнашты....
-
ФОТО. Әлки районының яшь каратэчылары Ульяновск өлкәсе һәм Түбән Кама шәһәре беренчелеге ярышларында призлы урыннар яуладылар
Түбән Кама шәһәре беренчелегенә кекусинкай-каратэ ярышларында районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады. Безнең үсмерләр көндәшләреннән өстен булуларын беренче очрашуларда ук күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Алмаз Шәйхетдинов һәм Булат Борһанов - беренче, Данил Шәйхетдинов икенче урыннарны яуладылар. Ә Данил Гыйматдинов иң кыска чыгыш ясаучы буларак (әлеге алыш өч секунд дәвам итә) махсус бүләккә ия...
-
Әлки районында яшәүчеләр электрон түләүләргә өйрәнәләр
Район башкарма комитеты белгечләре Иске Алпар, Карга һәм Үргәгар авылларына барып, анда яшәүчеләргә электрон хезмәтләрдән файдалану турында видеомәгълүмат күрсәттеләр. Белгечләр коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләрне, штраф һәм башкаларны өйдән торып кына түләү ысулларына өйрәттеләр, сорауларга җавап бирделәр.
-
Әлки районының Үргәгар авылыннан Гаваз Закиров “Балкыш” фестивале җиңүчесе булды
Үргәгар авылында яшәүче Гаваз Закиров "Балкыш" республика бәйгесенең зона туры җиңүчесе булды. Пенсионерлар арасында үткәрелүче "Балкыш" бәйгесенең район һәм зона турларында районыбызның бик күп талантлы өлкәннәре катнашты. Аларның чыгышлары жюри тарафыннан әйбәт бәя алды. Ә менә Гаваз Закиров республика фестивале дипломанты исеменә лаек булды. Бүләкләү өчен аны бәйгенең Казанда узган...
-
Укытучылар тиздән БДИ тапшырачак: имтиханнан кемнәр азат ителә?
Былтыр укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар. 3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк.
-
“Халык контроле” сайтына Әлки районынан быел 17 кеше мөрәҗәгать иткән
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Билгеле, баштарак аңа ышаныч әллә ни зур түгел иде. Әмма татартсанлыларның һәр мөрәҗәгате кабул ителеп, тиешле чаралар күрелгәнлектән, "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара. Шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә үзләрен борчыган проблемаларны республика җитәкчелеге колагына интернет аша ешрак...
-
Әлки районы энциклопедиясен чыгаруга әзерлек эшләре башланды
Авылларыбыз тарихы һәм күренекле якташларыбыз турындагы иң мөһим мәгълүматларны туплап район энциклопедиясе чыгару күздә тотыла. Районыбызда бер төркем тарихчы галимнәр эшләве хакында язган идек инде. Алар бүген нигездә район үзәге Базарлы Матакның кайчан барлыкка килүен һәм тарихын өйрәнү белән мәшгульләр. Район авыллары тарихы хакында мәгълүматлар туплангач, аларны энциклопедия итеп чыгару...