ФОТО. Әлки районының яшь каратэчылары Ульяновск өлкәсе һәм Түбән Кама шәһәре беренчелеге ярышларында призлы урыннар яуладылар
Түбән Кама шәһәре беренчелегенә кекусинкай-каратэ ярышларында районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады. Безнең үсмерләр көндәшләреннән өстен булуларын беренче очрашуларда ук күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Алмаз Шәйхетдинов һәм Булат Борһанов - беренче, Данил Шәйхетдинов икенче урыннарны яуладылар. Ә Данил Гыйматдинов иң кыска чыгыш ясаучы буларак (әлеге алыш өч секунд дәвам итә) махсус бүләккә ия...
Түбән Кама шәһәре беренчелегенә кекусинкай-каратэ ярышларында районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады.
Безнең үсмерләр көндәшләреннән өстен булуларын беренче очрашуларда ук күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Алмаз Шәйхетдинов һәм Булат Борһанов - беренче, Данил Шәйхетдинов икенче урыннарны яуладылар. Ә Данил Гыйматдинов иң кыска чыгыш ясаучы буларак (әлеге алыш өч секунд дәвам итә) махсус бүләккә ия була.
Ульяновск өлкәсе беренчелегендә дә безнең кекусинкай-каратэ осталары үзләрен таныттылар. Андрей Зиньков кул астында шөгыльләнүче Алмаз Шәйхетдинов үз үлчәмендә чемпион булды. Моннан тыш, яшь спортчыларыбызның дүртесе - икенче, ә өчесе өченче призлы урыннарны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев