26 ноябрь 2020 яңалыклары
-
“Йөзгә кызыллык килмәслек эшләдек”, ди Гарифулла Гайнуллин
1970-1980нче еллар – районда юллар төзелеше, күперләр салу буенча гаять зур эшләр башкарылган чор. Бу вакытта район юл төзелеше участогы белән Гарифулла Гайнуллин җитәкчелек итә. Әлеге җаваплы вазыйфада 20 елдан артык эшли ул. Зур оештыру сәләтенә ия, булдыклы, тырыш бу белгеч һәм җитәкче – район үсешенә үз өлешен керткән якташларыбызның берсе. Без аның белән очрашып, хатирәләрне яңартып әңгәмә кордык.
-
Әлкигә нәселле таналар кайтарылды
“Хузангай” җәмгыятенең сөтчелек комплексына 265 баш нәселле тана кайтарылды.
-
Әлки районында 36 хатын-кыз “Ана даны” медале белән бүләкләнгән
Районда 7 меңгә якын гаилә бар.
-
Әлки районы: Илназ Гибадуллинга бары унсигез иде
Ноябрь бәйрәмнәре көннәрендә районга таралган хәбәр һәркемне тетрәндерде – авариядә япь-яшь егетнең гомере өзелгән. Иске Камка авылыннан Илназ Гибадуллинга әле сентябрьдә генә унсигез тулган булган.
-
Әлкидә булачак медикларны көтәләр
Районда сулыш юллары вируслы инфекцияләре чирләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгән, пневмония белән авыручылар да шактый.