Әлки районында 36 хатын-кыз “Ана даны” медале белән бүләкләнгән
Районда 7 меңгә якын гаилә бар.
266 гаилә – күп балалы, аларда өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә.
214 гаиләдә өч бала үсә.
31 гаилә дүрт бала тәрбияли.
Биш балалы 16 гаилә, алты балалы 4 гаилә, җиде балалы 1 гаилә исәпләнә.
36 райондашыбыз “Ана даны” медале белән бүләкләнгән.
Районда бүген 27 опекун гаиләсендә 34 бала тәрбияләнә.
47 гаилә тәрбиягә алынган 86 сабыйны үстерә.
Быел 99 гаилә ана капиталы сертификатына ия булган. Мәгълүм ки, бу елдан 466 мең 616 сум капитал беренче бала тугач ук бирелә. Ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының суммасы – 616 мең 617 сум. Ана капиталы гамәлгә кергән 2007 елдан бирле районда 2076 гаилә әлеге түләүне алган.
Өч һәм аннан күбрәк (18 яшькә кадәрге) бала үстерүче гаиләләргә быел социаль ярдәм хезмәте аша 3 миллион 151 мең сум субсидия түләнгән.
Быел 38 ана авыл җирендә яшәп 25 яшькәчә беренче баласын тапкан хатын-кызларга Татарстан хөкүмәте билгеләгән 50 мең сум бер тапкырлы түләүне алган. Ә 2018 елдан бирле 116 гаилә әлеге түләүгә ия булган.
29 яшькәчә өченче баласын биләгән 15 анага исә быел республика хөкүмәтенең 100 мең сум түләве бирелгән. 2018 елдан бирле 27 хатын-кыз әлеге субсидияне алган.
Беренче бала тугач бирелә торган федераль айлык пособиене районда быел 173 гаилә ала. 2018 елдан бирле бу пособие 300 гаиләгә билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев