27 май 2014 яңалыклары
-
Районыбыз җыелма командасы пенсионерларның 4 нче республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады (ФОТО)
Командага район спартакиадасы призерлары -Базарлы Матактан Әнвәр Галимов, Әнәс Вәлиев, Татьяна Горбунова, Людмила Корнеева, Рокыя Багауова, Виктор Белов, Иске Матактан Галина Исаева, Ирина Нагорнова, Ирина Бровкова, Николай Ефимов, Түбән Әлкидән Мидхәт Сәгыйров, Иске Салманнан Равил Нотфуллин керделәр. Быел республика спартакиадасы Универсиада авылы стадионында һәм "Буревестник" ябык йөзү бассейны спорт комплексында...
-
Түбән Әлки мәктәбенең яшь юл инспекторлары отряды республика бәйгесендә призлы урын яулады
Яшь юл инспекторларының егерменче республика слеты Яр Чаллы шәһәрендә булды. Түбән Әлки мәктәбенең ике малай һәм ике кыздан торган отряды анда уңышлы чыгыш ясады һәм 60 команда арасында 8 нче урынга чыкты. Ә беренче ун урын слетта призлы саналды. Башка еллардан аермалы буларак, быел яшь юл инспекторларының җитәкчеләре дә юл...
-
“Кояш кебек якты малай иде”
Бибай Чаллысында булган фаҗига бөтен районны тетрәндерде. Биредә 8 яшьлек Рәмис Галиуллин суга батып үлде. Галиуллиннар гаиләсендәге өч малай - 10 яшьлек Римаз, 8 яшьлек Рәмис һәм 6 яшьлек Марс әти-әниләренең, әби һәм бабайларының мәхәббәтенә коенып, бәхетле тигез гаиләдә үсәләр. Ни аяныч, бу матур гаиләнең тормыш күген ачы хәсрәт сөреме...
-
Әлки районы җыелма командасы каратэда уңышлы чыгыш ясады
Каратэ кекусин буенча Болгарда үткән Татарстан беренчелегендә 10-12 яшьлекләр арасында безнең җыелма команда уңышлы чыгыш ясады. "Алинә" спорт залында инсторуктор Вассуновта шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар үзләрен оста каратэчылар итеп күрсәттеләр. Советникова Валерия, Чернова Мария, Фәхретдинов Данил беренче урыннарны алдылар. Варламова Милана, Сираев Ранис -икенче, Ферапонтов Женя, Кашкаров Данил, Советникова Вика...
-
Каракны эзлиләр
24 майда район үзәгендә, балкон ишеген ватып кереп, бер фатирдан кием-салымнар урлап чыкканнар. Хәзер тикшерү эшләре бара. фото kartaly.metro74.ru сайтыннан