Әлки районында хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча район идарәсе начальнигы итеп Данилин Евгений билгеләнде.
Ау, ау кагыйдәләре турында федераль закон һәм хайваннар дөньясы турындагы закон нигезендә менә мондый таләпләр билгеләнгән - 2014 елның 28 февраленә кадәр ау рөхсәт ителә: лицензия буенча кабанга (ау токымлы этләр файдаланмыйча, бары тик вышкадан яисә саклап утырып), төлкегә, бүрегә, тиенгә, сусарга, кондызга. Физик затларның аучылык биләмәләрендә ау кораллары яисә...