Әлки районында хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча район идарәсе начальнигы итеп Данилин Евгений билгеләнде.
Ау, ау кагыйдәләре турында федераль закон һәм хайваннар дөньясы турындагы закон нигезендә менә мондый таләпләр билгеләнгән - 2014 елның 28 февраленә кадәр ау рөхсәт ителә: лицензия буенча кабанга (ау токымлы этләр файдаланмыйча, бары тик вышкадан яисә саклап утырып), төлкегә, бүрегә, тиенгә, сусарга, кондызга. Физик затларның аучылык биләмәләрендә ау кораллары яисә...
Ау, ау кагыйдәләре турында федераль закон һәм хайваннар дөньясы турындагы закон нигезендә менә мондый таләпләр билгеләнгән - 2014 елның 28 февраленә кадәр ау рөхсәт ителә: лицензия буенча кабанга (ау токымлы этләр файдаланмыйча, бары тик вышкадан яисә саклап утырып), төлкегә, бүрегә, тиенгә, сусарга, кондызга. Физик затларның аучылык биләмәләрендә ау кораллары яисә ау продукциясе, ау токымлы этләр белән булуы ауга тиңләштерелә. Ау җәнлекләрен тотканда һәм атканда механик һәм транспорт чараларын (снегоходлар) куллану тыела. Рөхсәтсез ауга чыккан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Күпмесен ауласаң зыян килмәс?
Хайваннар дөньясы объектларыннан зыян китермичә файдалану өчен әйләнә-тирә мөхиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе 2014-2015 еллар ау сезонында Татарстан территориясендә ау ресурсларын нинди күләмдә киметү (аулау) мөмкинлеген нигезләүче материаллар әзерли.
Бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар язма рәвештә түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар: 420021, Казан шәһ., Кәрим Тинчурин ур., 29 нчы йорт. Электрон почта адресы: ojm@tatar.ru
Әлеге сорауга кагылышлы җәмәгать тыңлаулары 2014 елның 11 мартында 11.00 сәгатьтә Казан шәһ., Кәрим Тинчурин ур., 29 нчы йорт адресы буенча үткәрелә.
Әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итүне бәяләү буенча материалларны Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең рәсми сайтында (http//ojm.tatar.ru) табырга була.
Фото images.yandex.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев