30 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Әлки районы укучылары “Цифрлы ыргылыш”та катнаштылар
Укучылар “Цифрлы ыргылыш”та катнаштылар
-
Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен туфракны көзге эшкәртүне 20 октябрьгә төгәлләргә өндәде
Соңгы бер атна эчендә республикада 1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды, 256 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылды. Шул чор эчендә Татарстанның шикәр заводларында 20,4 мең тонна шикәзр комы җитештерелде.
-
Марат Җәббаров Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшен бәяләде
Шимбә көн шәһәр халкының күпчелеге өчен законлы ял көне һәм йокы туйдыру мөмкинлеге булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен ул иң җаваплы һәм әһәмиятле көннәрнең берсе. Һәр шимбәдә социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Фермерлар өчен бу – җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге, ә шәһәр халкына - иң кирәкле көндәлек әйберләрне бер урында һәм кулай бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге.