Әлки районы укучылары  “Цифрлы ыргылыш”та катнаштылар
Яңалыклар

Әлки районы укучылары “Цифрлы ыргылыш”та катнаштылар

Укучылар “Цифрлы ыргылыш”та катнаштылар

Базарлы Матак мәктәбе укучылары “Цифрлы ыргылыш” (“Цифровой прорыв”) Бөтенроссия конкурсы финалында катнаштылар.

Финал “Казан-Экспо” үзәгендә үтте. Әлеге конкурс “Россия-мөмкинлекләр иле” президент платформасы проектларының берсе. Укучылар бизнестрек, роботрек, админтрек, кодотрек буенча сынау үттеләр һәм бер дә аптырап калмадылар, биремнәрне үтәп, бүләкләр белән кайттылар.


Нет комментариев