30 октябрь 2014 яңалыклары
-
Киләсе елның беренче яртысы өчен әлкилеләр 6031 данә газета-журналга язылган
Киләсе елның беренче яртысы өчен әлкилеләр 6031 данә газета-журналга язылган. Шул исәптән "Әлки хәбәрләре" газетасына 2877 райондашыбыз подписка рәсмиләштергән. Сез әле вакытлы матбугатка язылып өлгермәгәнсез икән, бу эшне озакка сузмый башкарырга тырышыгыз. Газета-журналларга почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннар аша язылырга була. Район газетасына ярты елга язылу бәсе 444 сум.
-
Ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегендә Иске Тахтала мәктәбе укучылары берничә җиңү яулады
Ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегендә Иске Тахтала мәктәбе укучылары берничә җиңү яулады. 1998-1999 елгы малайлар һәм кызлар арасында үз авырлыкларында Андрей Сардулов - өченче, апалы-сеңелле Вероника һәм Ксения Хәйруллиналар икенче урыннарны алдылар. * * * Ирекле көрәш буенча Мамадышта узган республика турнирында да егетләребез яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. 1998-2004 елларда туган...
-
Районда 823 кеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне электрон юл белән башкарган
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен, штрафларны һәм башка түләүләрне интернет аша башкару мөмкинлегеннән бүген әлкилеләр дә киң файдалана. Билгеле булганча, интернет челтәрләрендә түләүләр Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында -uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла. Порталда шәхси кабинет булдырып, барлык төр түләүләр турындагы мәгълүматны саклап бара, үзегезнең исәп-хисап счетыгызга үзгәрешләр кертә, аның белән идарә итә...