Реклама
Район тормышы
Ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегендә Иске Тахтала мәктәбе укучылары берничә җиңү яулады
Ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегендә Иске Тахтала мәктәбе укучылары берничә җиңү яулады. 1998-1999 елгы малайлар һәм кызлар арасында үз авырлыкларында Андрей Сардулов - өченче, апалы-сеңелле Вероника һәм Ксения Хәйруллиналар икенче урыннарны алдылар. * * * Ирекле көрәш буенча Мамадышта узган республика турнирында да егетләребез яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. 1998-2004 елларда туган...
Ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегендә Иске Тахтала мәктәбе укучылары берничә җиңү яулады.
1998-1999 елгы малайлар һәм кызлар арасында үз авырлыкларында Андрей Сардулов - өченче, апалы-сеңелле Вероника һәм Ксения Хәйруллиналар икенче урыннарны алдылар.
* * *
Ирекле көрәш буенча Мамадышта узган республика турнирында да егетләребез яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
1998-2004 елларда туган яшьтәшләре арасында үз үлчәм категориясендә Әхмәт авылыннан Раил Шиһапов - өченче, Түбән Әлкидән Рәим Сабиров икенче урыннарны алдылар. Иске Тахталыдан берьюлы дүрт егетебез - Станислав Ферапонтов, Евгений Ферапонтов, Никита Хәйруллин, Владислав Иванов - үз авырлыкларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев