Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярминкәләргә сыйфатлы, яхшы товарлар гына алып барабыз,–ди Идрис Хәмитов

Инде менә ничә еллардан бирле, көзге муллык чоры җитүгә, авыл халкы Казанда ярминкәләр үткәрә башлый. Бу, билгеле, калада яшәүчеләрне кайгыртып, алар кыйммәт булмаган бәядән табыннарын авыл сыйлары белән баетсын, кышка да запасланып калсын өчен эшләнә. Сентябрь башыннан бирле шимбә иртәләрендә районыбыздан төрледән-төрле азык-төлек төягән машиналар колоннасы башкалага юл тота. -Соңгы...

Инде менә ничә еллардан бирле, көзге муллык чоры җитүгә, авыл халкы Казанда ярминкәләр үткәрә башлый. Бу, билгеле, калада яшәүчеләрне кайгыртып, алар кыйммәт булмаган бәядән табыннарын авыл сыйлары белән баетсын, кышка да запасланып калсын өчен эшләнә. Сентябрь башыннан бирле шимбә иртәләрендә районыбыздан төрледән-төрле азык-төлек төягән машиналар колоннасы башкалага юл тота.

-Соңгы берничә елда без Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкәләр үткәрүдә катнашабыз,-ди әлеге зур эшне оештыручыларның берсе Идрис Хәмитов. -Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләребез - "Хузангай" кооперативы, "Тяминов" фермер хуҗалыгы, "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары һәр шимбәдә ярминкәдә катнашалар. Ә авыл җирлекләре вәкилләре атна аралаш Казан халкына авыл нигъмәтләре алып бара. Без 30-32 автомобиль белән төяп китәбез калага товарларны. Аларның 90-95 проценты сатылып та бетә.

Ярминкәләрдә барлык авыл җирлекләре дә катнаша. Ә иң активлары, һәр юлы зур әзерлек, төрледән-төрле товарлар белән йөрүчеләре Ташбилге, Иске Чаллы, Чуаш Кичүе, Иске Салман, Карга җирлекләре вәкилләре икән.

Гаилә фермалары тотучы Нина Агапова, Фәнил Гәрәев та үзләре җитештергән продукция белән гел катнашалар ярминкәләрдә. Иске Матактан Лычников алып барган дуңгыз итен, салосын, "Звениговский" предприятиесенең ит эшләнмәләрен дә яратып алалар казанлылар. Үзләренең балы, киез итекләре белән сату итүче райондашларыбыз да бар.

-Әлбәттә, ярминкәләргә сыйфатлы, яхшы товарлар гына алып барабыз. Алар барысы да ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә, тиешлесенә кләймә сугыла. Казанда да санэпидстанция хезмәткәрләре сатудагы әйберләрнең сыйфатын күзәтеп торалар,-ди Идрис Хәмитов. -Ярминкәләрне оештыруда да елдан-ел алга китеш сизелә. Җайлы сәүдә урыннары, сатучыларга махсус кием бирелә. Әле күптән түгел булган видеоконференциядә авыл хуҗалыгы министры районыбызның көзге ярминкәләр үткәрүдә актив катнашуын билгеләп үтте.

Без елның-елында бу мөһим эшкә үз өлешләрен кертүче берничә авыл җирлеге җитәкчеләре белән дә сөйләштек.

-Авыл халкына рәхмәт, Казанга дип товарларны гел алардан алабыз,-ди Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Хәрирә Әхмәдиева. -Сентябрь, октябрь айларында халыктан җыеп кишер, суган, чөгендер, кабак, ташкабак ише яшелчәләр алып бардык. Берничә сыер асраучы Нурания Ситдикова һәр ярминкәгә сөт ризыклары әзерләп җибәрә. Аның яңа гына аерткан каймакларын, тәмле катыгын, эремчеген, кортын күз ачып йомганчы алып бетерә Казан халкы. Гөлфирә Гатауллина җылы оекбашлар, башмаклар бәйләп җибәрә. Рәзинә апа Хәмәтҗанованың зур, симез бройлер тавык түшкәләрен күпме алып барсак та җитми дә кала.

-Бәяләре кыйммәт түгелдер?

-Юк, бик кулай бәяләрдән сатабыз. Тавык түшкәләре 400-500, үрдәкнеке 600 сумнан. Соңгы атналарда менә каз өмәләре тотынды, каз түшкәләре алып бара башладык. Казын да, эч-башларын да шулкадәр яратып алалар. Әле бүләккә каз канаты да бирәбез, бик сөенеп алалар. Көзен бүләк итеп миләш тарата идек.

-Өйләреннән алып китеп, товарларын сатып кайткач авыл халкына да файда инде?

-Әйе, әзерләгән әйберләрне үлчәп алып, тиенен-тиенгә акчасын кайтарып бирәбез. Кешеләр канәгать булып, рәхмәт әйтеп калалар.

-Хәрирә Әгъзамовна, белүебезчә, сез инде төнге сәгать өчтә ярминкәгә чыгып китәсез. Яңгырлы, карлы, үтә салкын көннәр була. Сатучы кызларга да җиңел түгелдер?

-Ярминкәләргә авыл җирлеге советы хезмәткәрләре Рәүзия Хөснетдинова, Эльмира Нурлыхакова, клуб мөдире Алсу Сафина, китапханәче Рузалия Абдуллина чиратлашып йөриләр. Авырлыклар булса да зарланмыйлар, канәгатьсезлекләр белдермиләр. Без инде сәгать алты тулганчы сату итә дә башлыйбыз. Шәһәр халкын ачык йөз белән каршы алып, ягымлы итеп хезмәт күрсәтә кызларыбыз.

-Кала халкы әле талымлырак, көйсезрәк тә бит ул. Сайланып үзәгегезгә үтмиләрме?

-Төрле кеше була инде. Әмма әйбәтләре күбрәк. Безнең инде даими сатып алучыларыбыз бар. Тагын кайчан киләсез, дип сорап, чакырып, көтеп торалар. Әйтәм бит, мактап-мактап, бик яратып алалар товарларыбызны. Рәхмәтләр әйтеп китәләр. Алып барган бөтен әйберне сатып бетереп кайтабыз. Кешеләрнең рәхмәтләрен ишеткәч, хезмәтебездән канәгать булуларын күргәч, арыганнар да, туңганнар да онытыла.

Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рушания Хәбибуллина да Казан ярминкәләренә һәр юлы зур әзерлек белән баруларын әйтә. Авыл халкы бик булыша, ди.

-Өч сыер асраучы Гөлмирә Гарипова һәр атнада әллә никадәр сөт ризыклары - каймак, эремчек, корт, акмай хәзерли, токмачка кадәр басып кисә,-ди ул. -Көтеп торып, кул тидерми алып бетерә Казан халкы барысын да. -Безнең Иске Тахтала мәктәбе үз участогында бик күп яшелчәләр үстерә бит. Яшелчәнең түтәлдән яңа өзелгәннәрен дә, тозлаганын да, банкага япкан салатларын да, гөмбәне дә күпләп җибәрделәр ярминкәгә. Барысын да чират торып сатып алалар.

Иске Салман авыл җирлеге советы хезмәткәрләре үзләре дә гаиләләре белән зур шәхси хуҗалык тоталар, итен-сөтен мулдан җитештерәләр икән. Кәрәзле һәм банкалы балны, итне, кош-корт түшкәләрен, сөтне Казанга ярминкәгә алып барып та саталар.

-Сарык итен бик яратып алалар. Үз хуҗалыгыбызда чалып-эшкәртеп алып барабыз, ваклатып та тормыйча, ботлата алып бетерәләр,-дип сөйли Рушания.

Биредә дә бюджет хезмәткәрләре - Рушания Хәбибуллина, Рәмзия Сафина, Гөлназ Сункишева, Гөлнур Гарипова йөриләр кала ярминкәләренә. Алар да казанлыларның ихтирамын казанганнар, килгәннәрен көтеп торучы даими сатып алучылары да бихисап икән.

-Кешеләрнең теләгән авыл ризыкларын алып, шатланып китүләре үзе бер рәхәт,-диләр кызлар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре әле Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Сыйфатлы, чиста, туклыклы авыл сыйларына кинәнсен шәһәр халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев