Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районына "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев килеп китте

Бу атнада безнең районда үзенең урынбасарлары һәм хезмәткәрләре белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев килеп китте. Базарлы Матактагы элеваторны караганнан соң, ул Әлки электр челтәрләрендә тукталыш ясап, мондагы эш шартларын, техник торышын карады. Илшат Фәрдиев районга визиты максатлары турында безгә дә сөйләде. Район электр челтәрләренең диспетчер пунктында...

Бу атнада безнең районда үзенең урынбасарлары һәм хезмәткәрләре белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев килеп китте. Базарлы Матактагы элеваторны караганнан соң, ул Әлки электр челтәрләрендә тукталыш ясап, мондагы эш шартларын, техник торышын карады. Илшат Фәрдиев районга визиты максатлары турында безгә дә сөйләде.
Район электр челтәрләренең диспетчер пунктында оператив диспетчерлык төркеме инженеры Дмитрий Гнеденков районны электр белән тәэмин итү системасы турында мәгълүмат бирде.
Кайда нинди подстанция эшләве, линияләрнең ни хәлдә булуы турында Илшат Фәрдиевка Әлки электр бүлү челтәре директоры Тәлгать Сафин да сөйләде.
Илшат Шәех улы бар нәрсә белән кызыксынды, территориядәге һәр корылманың, җиһазларның кайчаннан бирле хезмәт итүе турында сорашты.
Ә аннары районга килүенең максатын болай дип аңлатты ул:
-Беренчедән, минем биредә бик күптәннән булганым юк иде. Икенчедән, компаниябезнең республика авыл хуҗалыгына карашын үзгәртергә кирәк дип саныйм. Яшерен-батырын түгел, без әлегәчә зур шәһәрләрне күбрәк кайгырттык, егәрлекле заманча подстанцияләрне алар тирәсендә төзедек. Белгечләребез белән авыл хуҗалыгы районнарын әйләнеп чыгарга һәм эшчәнлегебезне үзгәртергә кирәк, дигән карарга килдек.
Әйе, тормыш авыл җирендә дә бер урында гына тормый. Әйтик, бездәге дүрт эре терлекчелек комплексын электр энергиясе белән элеккечә тәэмин итү генә җитми. Аларда сыерларны берничә төркемгә бүлеп тәүлек әйләнәсе савалар, сөтне суыталар, күпчелек эшне механизмнар башкара. Алар, билгеле, электр энергиясе кулланып эшли
-Комплексларда икенче, запас фидерлар куярга уйлыйбыз. Базарлы Матактагы элеватор да электр энергиясен күп кулланучы объект, ул шулай ук өзлексез эшләргә тиеш. Үзебезгә дә гел ремонт белән шөгыльләнү яхшы түгел,-диде Илшат Фәрдиев.
Әлки электр челтәрләре дә инде бик күптән куелган җиһазларда, элеккеге системада эшли икән. Компания башлыгы биредә шулай ук үзгәрешләр булачак дип вәгъдә итте.
-Август-сентябрь айларында ук биредә ышанычлылык, төзеклек һәм уңайлылык буенча барлык эшләрне башкарып чыгарга, тиз арада подстанцияне алыштырырга кирәк,-диде кунак, һәм урынбасары, Иске Әнҗерә егете Азат Мәҗитовка мөрәҗәгать итеп, өстәп куйды:
-Азат Илгизович, моңарчы мин дә, син дә үз районнарыбызга бер булышканыбыз булмады. Оят бит хәтта!
"Челтәр компаниясе" генераль директоры район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәкъдиме буенча "Хузангай" кооперативында да булды ул көнне. Биредә үсемлекчелек тармагы җитештергән чималны эшкәртү цехлары эшли, яңаларын ачу планлаштырыла. Билгеле, "Челтәр компаниясе" ярдәме монда да бик кирәк.
-Булышачакбыз! Яңа эш урыннары булдырыла, район икътисады өчен мөһим база төзелә. Без дә үз өлешебезне кертәчәкбез - электр белән тәэмин итүне арттырып, авыл хезмәтчәннәренә тынычлап эшләү өчен шартлар тудырачакбыз. Һәрхәлдә, район электр челтәрләренең эшчәнлеген яхшыртуны финанслауга средстволарны 2-3 тапкыр арттыру теләгебез бик зур,-диде Илшат Фәрдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев