Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына старт бирелде

Бүген беренче сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган дәрес - Мәдәният дәресе үткәрелде. Быел Россиядә игълан ителгән Мәдәният елына багышланган бу чара республиканың барлык шәһәр-районнарында узды. Әлеге дәрестә шулай ук "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектына старт бирелде. Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиянең беренче сыйныфлары укучылары әти-әниләре һәм укытучылары белән...

Бүген беренче сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган дәрес - Мәдәният дәресе үткәрелде. Быел Россиядә игълан ителгән Мәдәният елына багышланган бу чара республиканың барлык шәһәр-районнарында узды. Әлеге дәрестә шулай ук "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектына старт бирелде.

Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиянең беренче сыйныфлары укучылары әти-әниләре һәм укытучылары белән бергә балалар иҗат йортына җыелды. Аларны биредә район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре каршы алды.

Мәдәният дәресен район үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Татьяна Петухова башлап җибәрде. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Ирина Сабирова исә малайларны-кызларны Татарстанның истәлекле тарихи-мәдәни объектлары буйлап "сәяхәткә" чакырды. Экрандагы рәсемнәр һәм Иринаның мавыктыргыч хикәяте аша балалар Казан Кремле, Болгар тыюлыгы, Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Биләр авылының истәлекле урыннары белән таныштылар. Дәресне әңгәмә рәвешендә оештырып, кызыклы мәгълүматлар файдаланып, Ирина балаларда әлеге тарихи объектлар белән кызыксыну, аларны барып күрү теләге уятырга тырышты.

"Беренчеләр" киләсе елда 150 еллыгын билгеләп үтәчәк Татарстан Милли китапханәсе, театрлар, музейлар хакында да мәгълүмат алдылар. Үзебездәге китапханәләргә йөрү, күбрәк китаплар уку һәм аларны саклап, кадерләп тоту хакында да сөйләшеп уздылар. Аннан соң балаларга Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча эшләнгән русча мультфильм күрсәтелде.

Тагы да күбрәк фотографияләрне безнең группада карагыз: http://vk.com/album-64690122_205544333

Ә аннары беренчеләрнең һәркайсына "Мәдәни көндәлек" тапшырылды. Татар һәм рус телләрендә, төсле рәсемнәр белән, сыйфатлы итеп эшләнгән әлеге китапчыкта республиканың күренекле тарихи-мәдәни объектлары хакында да мәгълүматлар бирелгән.

Билгеле, "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" акциясенең максаты шактый киң. Ул балаларны кечкенәдән мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләүне, аларны рухи яктан баетырга ярдәм итүне күздә тота. Укучылар республикабыздагы төп мәдәни вакыйгалар белән танышып барсыннар, әти-әниләре дә мәдәниятка якыная төшсеннәр иде.

Акция шулай уйланылган: беренче сыйныф укучылары уку елы дәвамында класслары белән берләшеп яисә әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә узучы төрле чараларга баралар, театрларда, музейларда, кинотеатрларда, китапханәләрдә булалар, һәйкәлләрне тамаша кылалар. Һәм әлеге "сәяхәтләренең" һәркайсы турында Көндәлеккә теркәп баралар. Көндәлек битләрендә балалар өчен шактый биремнәр дә тәкъдим ителгән. Укучылар әлеге биремнәрне үтиләр, рәсемнәрне буйыйлар, укыган китаплары, музейларда, китапханәләрдә, башка мәдәни учреждениеләрдә алган тәэсирләре турында язалар. Сүз дә юк, бу эштә аларга әти-әниләре ярдәмгә киләчәк.

Көндәлекне иң пөхтә һәм матур итеп алып баручыга бәйге дә игълан ителде. "Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге" дигән әлеге конкурска бу ел ахырында йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Чыршы бәйрәменә чакыру көтә. Шулай ук "Иң мәдәниятле әти-әни" һәм "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" порталының иң актив файдаланучысы" бәйгеләрендә дә җиңүчеләр ачыкланачак.


Сезнең фикер

Разия Гарифуллина, Н.Дәүли исемендәге гимназиянең беренче сыйныф укытучысы:

-Минемчә, бу бик әһәмиятле һәм кирәкле проект. Балаларның мәдәниятка тартылуын кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Узган чыгарылыш классым белән без бик күп тарихи урыннарда - Биләрдә, Болгарда, Казанның истәлекле җирләрендә булдык. Бу укучыларым белән дә шундый файдалы һәм кызыклы сәяхәтләрдә күп йөрербез дип ниятләп торам. "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"дә миңа бик ошады. Андагы төрледән-төрле биремнәр баланың дөньяны күзаллавын арттыра, уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Без укучылар белән Көндәлекне әйбәтләп өйрәнәчәкбез әле.

Наталья Казакова, Базарлы Матак авылы.

-Кызым Настя Базарлы Матак урта мәктәбенең беренче сыйныфында укый. Мәдәният дәресендә аның белән бергә мин дә катнаштым. Әлеге акцияне бик хуплыйм. Баланың тәрбияле, мәдәниятле булып үсүе бик мөһим бит. Мәдәниятле кеше начар гамәл кылмас, бүтәннәрне рәнҗетмәс. Без Настя белән Лисенков исемендәге район музеенда булганыбыз бар. Андагы экспонатларны сокланып, тәэсирләнеп карадык. Китапханәгә дә йөрибез. Билгеле, кызымның Болгарда, Казан театрларында да буласы килә. Үзем дә аны төрле тарихи һәм мәдәни урыннарда йөртергә кызыгам. Бәлки кышкы каникулларда ук бу ниятләребезне тормышка ашыра башларбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев