Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киокусинкай-каратэ буенча узган республика беренчелегендә беренче урын Әлки җыелма командасына бирелде

"Алинә" универсаль спорт залында киокусинкай-каратэ буенча узган республика беренчелегендә районыбыз җыелма командасы җиңү яулады. Ярышлар әлеге спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаган 8-13 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында узды. Анда Татарстанның 12 районыннан 135 бала көч сынашты. Иртәдән кичкә чаклы барган көрәшне карарга "Алинә"нең тамаша залына яшьләр дә, өлкәннәр дә...

"Алинә" универсаль спорт залында киокусинкай-каратэ буенча узган республика беренчелегендә районыбыз җыелма командасы җиңү яулады.

Ярышлар әлеге спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаган 8-13 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында узды. Анда Татарстанның 12 районыннан 135 бала көч сынашты. Иртәдән кичкә чаклы барган көрәшне карарга "Алинә"нең тамаша залына яшьләр дә, өлкәннәр дә шактый килгән иде.

Шәхси беренчелектә бик әйбәт күрсәткечләргә ирешеп, Камил Вафин, Булат Борһанов, Динә Фәсахова, Валерия Силаева, Валерия Советникова абсолют җиңү яуладылар. Рәзил Гатауллин, Игорь Герасимов, Егор Васяйчев, Данил Шәйхетдинов, Данил Кашкаров икенче урыннарны алдылар. Ростислав Гнеденков, Женя Ферапонтов, Алмаз Шәйхетдинов, Виктория Советникова өченче урынга лаек дип табылдылар.

Командалар арасында беренче урын Әлки җыелма командасына бирелде. Икенче урында - Казан, өченче -Түбән Кама командасы.

Яшь спортчыларыбызны ярышларга Вячеслав Филиппов, Геннадий Вассунов, Андрей Зиньков әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев