Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карга һәм Иске Чаллы авылларында ике яңа өй, ә өч авылда спорт мәйданчыклары файдаланылуга тапшырылды (ФОТО)

22 август районыбызда вакыйгаларга бай булды. Карга һәм Иске Чаллы авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә ике яңа өй файдаланылуга тапшырылды. Моннан тыш, өч авылда спорт мәйданчыклары ачылды. Әлеге вакыйгалар уңаеннан әлкилеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә...

22 август районыбызда вакыйгаларга бай булды. Карга һәм Иске Чаллы авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә ике яңа өй файдаланылуга тапшырылды. Моннан тыш, өч авылда спорт мәйданчыклары ачылды. Әлеге вакыйгалар уңаеннан әлкилеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина да килгән иде.

Каргада өй туе

Карга авылында яшәүче Миңсылу апа Сафинага тиздән 93 яшь тула. Аның ире Зәкиулла абый Бөек Ватан сугышында бер аягын югалтып кайткан. Сугыш яралары тыныч тормышка кинәнеп, рәхәтләнеп яшәргә ирек бирми - һәрчак үзен сиздереп тора. Шуңа карамастан, ветеран гаиләсе тулы тормыш алып бару өчен тырыша. Җиде балалары туа, әмма бишесе генә исән-имин үсә. Унике ел элек Зәкиулла абый да якты дөнья белән хушлаша. Миңсылу апа Суксу авылыннан Каргага кызы Зөләйха тәрбиясенә күчә. Биредә сугыш ветеранының тол хатынына таш йорт төзеп бирделәр.

Миңсылу апаның өй туе тантаналы шартларда узды. Район үзәге мәдәният хезмәткәрләре аны матур җырлары белән ямьләделәр. Олы кунаклар да җылы теләкләрен җиткерде.

-Без хөрмәтле ветераннарыбызны, аларның тол калган хатыннарын күптәннән инде барлык шартлары булган өйләр белән тәэмин итәргә тиеш булганбыздыр. Әмма андый мөмкинлекне Россиянең бүгенге җитәкчеләре генә тапты,-диде Валентина Липужина. -Менә Миңсылу апа да соңлап булса да бөтен уңайлыклар тудырылган өйдә яши башлар. Аңа биредә озын-озак шатланып яшәргә насыйп булсын.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аңа кушылып:

-Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында тар-мар ителгән фашистларның никадәр рәхимсез, кансыз булганлыгын тагын да ныграк төшенәбез,-диде. -Карагыз Украинадагы вакыйгаларга. Анда аз гына җирлек тапкан фашизм янә баш калкытырга маташа. Бүген без сугыш ветераннары, шул елларда үз-үзләрен аямый хезмәт иткән тыл хезмәтчәннәре алдында үзебезне чиксез бурычлы тоябыз. Хөкүмәт олыгайган көннәрендә булса да аларга әйбәт яшәү шартлары тудыру программасын гамәлгә кертте. Шуның нигезендә районыбызның 344 ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары яңа өйле, фатирлы булды. Күреп торасыз, соңгы елларда бик күп юллар төзелә, социаль объектлар корыла, халыкның яшәү, эшләү шартлары яхшыра бара.

Чынлап та, авыл халкы бүген шәһәрнекеләр кызыгырлык уңайлы йортларда яши. Менә без Миңсылу апаның яңа өенә узабыз. Иркен кунак бүлмәсе, йокы, аш-су бүлмәләре сыйфатлы, пөхтә итеп эшләнгән. Бу йортны Рәшит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге "Строитель и К" предприятиесе егетләре корган. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевның да тол калган ветеран хатынының өйле булуы өчен шактый тырышканлыгы күренә. Өйгә су, газ, электр кертү, канализация төзетү мәшәкатьләре алар аша үткән. Шуңа да Миңсылу апаның кызы Зөләйха Гыйззәтуллина район һәм авыл җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт әйтеп туя алмый.

Әтисе сугыштан кайтмаган

Безнең икенче тукталыш Иске Чаллы авылында. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган Хатыйп Кәлимуллинның тумыштан инвалид кызы Роза апага яңа өй җиткерелгән.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина Роза апаны да өй туе белән кайнар котлады. Аннан соң ул җыелган авыл халкына мөрәҗәгать итте:

-Бу як халкы Изге Болгар җирлегендә яшәве белән бәхетле. Тарихтан беләбез, Алтын Урда чорында ук бу җирләрдә иң алга киткән тормыш булган. Менә яңа гына Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе хакындагы сертификат тапшырылды. Бу якларның бөек тарихын бөтен дөнья таныды,-диде Валентина Николаевна. Аннан ул 14 сентябрьдә үтәсе Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга да тукталды:

-Без әле беренче тапкыр яңача кабул ителгән закон нигезендә парламент сайлаулары үткәрәбез. Депутатлыкка ыргылучылар бик күп хәзер. Шуңа да сайлаучыларыбызның акыл белән, бар яктан уйлап тавыш бирүләрен сорыйбыз.

-Мин биредә кайчандыр бергә эшләгән таныш кешеләрне дә күрәм,-ди Фердинат Мидхәтович. -Бу җирлектә гомер-гомергә бик уңган халык яшәде. Башкарган хезмәтләрегез өчен сезгә ихластан рәхмәтләремне җиткерәм. Ә Роза апага яңа өендә рәхәттә яшәвен телим.

Яңа өйнең ачкычын хуҗасына "Строитель и К" төзелеш оешмасы җитәкчесе, шушы авыл егете, алай гына да түгел, Роза апаның туганы да булган Рәшит Мөхәммәтшин тапшырды. Ә Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина Роза апаның оҗмах почмагыдай яңа өен котлап бүләк китерде.

Гел яшел "чирәмле" стадион

Бу көнне район үзәгенең Залаков урамында спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Күп фатирлы йортлар урнашкан әлеге урамда иң пычрак урын иде бу. Ә хәзер әнә заманча спорт корылмасыннан күзләр камаша. Мәйданчыкта ямь-яшел ясалма чирәмгә кадәр түшәлгән. Күп фатирлы бу өйләрдә яшь гаиләләр бихисап. Аларның балаларына буш вакытларын үткәрү, спорт белән шөгыльләнү өчен нинди уңайлы корылма булдырылган. Анда мини-футбол уйнарга, гимнастика белән шөгыльләнергә мөмкин. Ә янәшәдә генә балаларга уйнау өчен мәйданчык. Боларның икесендә дә инде балалар мәш килә.

Кеше өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Мондый мәйданчыклар сәламәтлекне ныгыту, чыныгыу өчен менә дигән мөмкинлек. Билгеле, Татарстан хөкүмәтенең авылларда да шундый спорт корылмалары төзү программасы кабул итүен хуплыйсы гына.

Мәйданчыкны ачу тантанасы да спорт белән бәйләп алып барылды. Төрле секцияләргә йөрүче балалар өйрәнгән күнекмәләрен күрсәттеләр. Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы, "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" штабы начальнигы Максим Муштаков яшьләр исеменнән сүз алып:

-Бу мәйданчыкны без һәрчак максатчан файдаланырга, күркәм спорт нәтиҗәләренә ирешергә ышандырып калабыз,-диде.

Аннан спорт мәйданчыгын ачу тантанасының беренче тупны тибү йоласы башкарылды. ДЮСШның футбол секцияләрен җитәкләүче тренер Рифкать Сәгъдиев әлеге мактаулы миссияне башкаруны район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга йөкләде.

Фердинат Мидхәтович мәйдан уртасында хәзер мини-футбол буенча көч сынашачак "Актай" һәм "ДЮСШ" командалары өчен беренче тупны типте. Алкышлар, "Россия, алга!", "Татарстан, алга!" дигән чакырулар яңгырады. Бу вакыйга каядыр бер зур шәһәрдә бара диярсең. Район өчен, Базарлы Матак өчен горурланып куясың.

Иң тәрбияле балалар үсәр биредә

Инде Иске Матак авылына юл тоттык. Биредә 25 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасын ачу тантанасы булды.

Казаннан килгән олы кунагыбыз Валентина Липужина тантанада катнашучыларны бу вакыйга белән котлап, биредә тәрбияләнәсе балаларның илебезнең лаеклы гражданиннары булып үсүен теләде.

-Иске Матакта балалар бакчасы бинасы бик начар хәлдә иде. Авыл мәктәбенә капиталь ремонт ясалгач, андагы ике бүлмә бакчага бирелде. Инде менә район җитәкчелеге авылда өр-яңадан диярлек бакча төзү эшен оештырды. Яңа балалар бакчасы совхозның элекке ашханәсен реконструкцияләп эшләнде,-диде җыелган халык алдында чыгыш ясап район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. Ул авыл халкын яңа хәбәре белән дә сөендерде:

-Киләчәктә биредә заманча клуб салу ниятебез дә бар әле,-диде. Район җитәкчесенең бу сүзләрен искематаклылар дәррәү алкышлар белән кабул иттеләр.

Рәшит Мөхәммәтшин балалар бакчасы мөдире Надежда Васильевага бакчаның символик ачкычын тапшырды. Н.Васильева үз чиратында төзүчеләргә, шулай ук район, республика җитәкчеләренә барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт җиткерде.

Тагы да күбрәк фотографияләрне безнең группада карагыз: vk.com/album-64690122_201217388

Балалар бакчасына инде яңа җиһазлар да урнаштырылган. Якты матур бүлмәләр сабыйларны көтә.

Инде без Юхмачы авылында. Юхмачы заманында район үзәге дә булып торган. Әмма соңгы елларда монда яңа объектлар ачу сирәк күренешкә әйләнгән иде. Инде хәл уңай якка үзгәрә башлады. Менә Юхмачы мәктәбе янында балалар өчен яңа спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Ә тиздән яңа төзелгән авыл клубы да ишекләрен ачар.

Тантанага җыелган балаларның күплеген исәпкә алып, район башлыгы:

-Безгә киләчәктә Юхмачыда зур балалар бакчасы төзү дә бик ярар иде,- дип куйды. Моны ата-аналар да хуплады.

Шундый ук спорт мәйданчыгы Сихтермә-Хузангай авылында да файдалануга тапшырылды. Авылда яшь гаиләләр күп. Соңгы елларда биредә тулы бер яшьләр урамы барлыкка килде. Балаларга спорт белән, төрле уеннар белән шөгыльләнү өчен әлеге мәйданчык бик кулай булыр.

Районда узган ел дүрт спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Быел өч мәйданчык балалар хозурына бирелде. Алар ел әйләнәсе буш тормасын, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, балаларыбыз чыныгып, сәламәт булып үссен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев