Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Россия чаңгы юллары” спорт бәйрәмендә әлкилеләр актив катнашты. ФОТО

"Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында оештырылган ярышка 300 ләп чаңгычы чыкты. Алар өч километрлы дистанциядә ярышты.

Шимбә иртәсе шактый салкын, җилләп-буранлап та тора иде. Әмма чаңгы шуарга яратучыларны һава торышы куркытмады. "Яшь иминнәр"гә районның бик күп авылларыннан, мәктәпләрдән, шулай ук район үзәге оешма-предприятиеләреннән чаңгычылар килгән иде. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова сәламләделәр. Рәшит Билалов үзе дә чаңгы трассасына чыгып башкалар белән бергә ярышты.

күбрәк фотоларны карарга

Чаңгычылар берничә төркемгә бүленеп стартка кузгалдылар. Озакламый иң көчлеләр һәм җитезләр финишка килеп тә җитте.

5-8 сыйныфларда укучы малайлар арасында Иске Матактан Сергей Ирдинкинга тиңнәр булмады. Икенче урында да Иске Матак егете - Михаил Абасев. Чуаш Борнае мәктәбеннән Константин Хвостов өченче булды.

Бу яшьтәге чаңгычы кызлар бәйгесендә Борискинодан Ангелина Осипова җиңүче булды. Икенче урынны Иске Матактан Лиана Варламова, өченче урынны шул ук авыл мәктәбеннән Милана Варламова һәм Чуаш Борнаеннан Ирина Дулатова яуладылар.

9-11 сыйныфларда укучы малайлар арасындагы ярышта барлык призлы урыннарны Иске Матак мәктәбе укучылары алды. Беренчелек - Вячеслав Юмановта. Икенче булып дистанцияне Николай Абасев узды. Өченче - Роман Матюшкин.

Кызлар арасында Борискинодан Алена Самарина ышанычлы җиңү яулады. Икенче урында - Оксана Ермолаева, өченче - Анастасия Абасева. Алар икесе дә Иске Матак мәктәбеннән.

Олылар - ир-атлар арасында шулай ук искематаклылар алдырды. Беренче урында - Семен Юманов, икенче - Николай Ирдинкин. Борискинодан Александр Шамышев өченче булды.

Хатын-кызлар арасында Иске Хурада җирлегеннән Людмила Пастуховага тиңнәр булмады. Район үзәк хастаханәсеннән Надежда Идамкина - икенче, Алпардан Гүзәл Һадиева - өченче.

Җиңүчеләрне район башлыгы Александр Никошин кайнар котлады һәм бүләкләр тапшырды. Ул ярышта катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтте, чаңгы трассасын буш тотмаска, кыш беткәнче рәхәтләнеп шуып калырга өндәде.

Александр Федорович шулай ук иң яшь чаңгычы - Сихтермә-Хузангайдан 7 яшьлек Матвей Гордеевны һәм иң өлкән чаңгычы - Карга авылыннан 76 яшьлек Әсхәт Гәрәевне бүләкләп тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев