21 февраль 2017 яңалыклары
-
23 февральдә Пенсия фондында “кайнар линия” эшләячәк
Пенсия фондының район идарәсендә 23 февральдә Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өчен "кайнар линия" эшләячәк. Пенсия тәэминатына кагылышлы сорауларны 13.00-15.00 сәгатьләрдә 2-00-48, 2-17-06 телефоннары белән биреп булачак.
-
Иске Тахталыда игезәкләр туды
Иске Тахталы авылында яшәүче Яковлевлар гаиләсендә зур сөенеч - аларның игезәк кызлары дөньяга килгән.
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында Актай елгасы яр буенда ял зонасы төзү күздә тотыла
Быел Базарлы Матакта Актай елгасы яр буенда республиканың парклар һәм су саклагыч зоналар программасы нигезендә төрле төзелеш эшләре башкарылачак.
-
Әлки районы газетасына февраль-мартта арзанрак бәядән язылып калырга була
1 февральдән 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Әлки хәбәрләре" газетасына вакытыннан алда язылу башланды.
-
“Россия чаңгы юллары” спорт бәйрәмендә әлкилеләр актив катнашты. ФОТО
"Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында оештырылган ярышка 300 ләп чаңгычы чыкты. Алар өч километрлы дистанциядә ярышты.
-
25 февральдә Әлки муниципаль район советы утырышында ел йомгаклары отчеты булачак
25 февральдә өченче чакырылыш муниципаль район советының уникенче утырышы була.
-
Әлки районындагы паркларда Ватанны саклаучылар көненә һәм сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланаган патриотик чаралар узды
Үткән җомгада район үзәгендәге өч паркта да сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды.
-
Әлкилеләрнең Пенсия фондына 2 миллион 765 мең сум бурычлары бар
Суд приставлары Федераль хезмәтенең район бүлеге узган ел төрле салымнар буенча 1 миллион 447 мең сум бурычны түләткән.