Иске Тахталы авылында яшәүче Яковлевлар гаиләсендә зур сөенеч - аларның игезәк кызлары дөньяга килгән.
Гаилә башлыгы Дмитрий "Хузангай" җәмгыятендә йөртүче булып эшли. Ә яшь әни Вера медицина көллияте студенты. Аларның 2015 елда туган кызлары Каролинаның берьюлы ике сеңелесе булды. Игез бәбиләр 10 февральдә Казандагы тудыру йортларының берсендә дөньяга аваз салган.
Нет комментариев