Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрнең Пенсия фондына 2 миллион 765 мең сум бурычлары бар

Суд приставлары Федераль хезмәтенең район бүлеге узган ел төрле салымнар буенча 1 миллион 447 мең сум бурычны түләткән.

Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, хәзер әлкилеләрнең салымнар буенча 449 мең сум әҗәтләре бар. Боларның күп өлеше транспорт салымы. Әлеге бурычлыларның байтагының районда яшәмәве әҗәтләрен түләтүдә кыенлыклар тудыра.

Пенсия фондына иминият взнослары буенча исә район халкының 2 миллион 765 мең сум бурычы исәпләнә. Әҗәтлеләрнең күбесе - хосусый эшмәкәрләр. Бүген 66 кешенең айлык керемнәренең яртысы Пенсия фондына бурычларын каплауга тотып калына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев