Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2016 ел Татарстанда онкология чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде

Нәрсә соң ул онкология, ягъни рак? Рак - күзәнәкләрнең нормаль түгел үсеше хас булган шешләр җыелмасы ул. Бу вакытта тукымалар нормадагыга караганда тизрәк үрчи. Нормада тукымаларны хасил итүче күзәнәкләр төгәл бер тәртиптә үсәләр, бүленәләр, үзләренә алмаш ясыйлар. Бу организмны сәламәт хәлдә тота. Шешләр зарарсыз яисә яман була. Зарарсыз шешләр рак...

Нәрсә соң ул онкология, ягъни рак? Рак - күзәнәкләрнең нормаль түгел үсеше хас булган шешләр җыелмасы ул. Бу вакытта тукымалар нормадагыга караганда тизрәк үрчи. Нормада тукымаларны хасил итүче күзәнәкләр төгәл бер тәртиптә үсәләр, бүленәләр, үзләренә алмаш ясыйлар. Бу организмны сәламәт хәлдә тота.

Шешләр зарарсыз яисә яман була. Зарарсыз шешләр рак түгел. Алар якындагы тукымаларга һәм әгъзаларга таралмыйлар. Мондый шешләрне хирургия юлы белән алалар, һәм алар яңадан барлыкка килми. Ә рак, ягъни яман шешләр якындагы тукмылырга һәм әгъзаларга таралып үсәләр, аларны таркаталар. Аларның метастазалары организмның бүтән өлешләренә җәелә һәм яңа шешләр китереп чыгара.

Шактый киң таралган яман шешләрнең берсе - үпкә рагы. Аның төп сәбәбе - тәмәке тарту. Үпкә яман шеше очракларының 85 процентка якыны тәмәке тартучыларга туры килә. Сәбәпләрнең тагын берсе - зарарлы производствода эшләү, һаваның пычрануы һ.б.

Үпкә рагы үзен ничек белгертә соң? Әлеге куркыныч чирнең иң еш билгеләреннән берсе - ютәл, ул шеш һаваның бронхлар аша узуына комачаулаганнан килеп чыга.

Үпкәдә яман шеш булганда шулай ук күкрәк читлеге авырта, сулыш кысыла, какырыкта кан булырга мөмкин. Еш кына үпкә кабару яисә бронхит кебек чирләр кабатлана, тавыш карлыга, бит яисә муен шешә. Кеше тиз арый, аппетиты бетә, ябыга. Бу билгеләрнең берсе генә булса да ике атна дәвамында күзәтелсә, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үпкә рагын булдырмау өчен нәрсә эшләргә соң?

Беренче чиратта үзвакытында флюорография тикшерүе үтәргә кирәк. Тәмәке тартасыз икән - ташлагыз! Үпкәдәге хроник чирләрне дәвалагыз.

Шуны истә тотыгыз: шешене мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау, аның зарарсызмы, әллә яман шешме булуын белү һәм дәвалауга керешү зарур.

Исәнлегегезне саклагыз!

Арсен Казавов,

Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире,

табиб-онколог.

Былтыр районда 70 кешедә яман шеш табылды. Бу 100 мең кешегә исәпләгәндә 336 очрак дигән сүз.

Узган ел ачыкланган рак очракларының 10 ысы - үпкә яман шеше. Аларның 4 есе флюорография тикшерүе нәтиҗәсендә беленде. 5 кеше диагноз куелганнан соң бер ел дәвамында вафат булды.

Татарстанда сулыш органнары яман шеше барлык онкология очракларының 15,8 процентын тәшкил итә.

Үпкә рагы күбесенчә ир-атларда күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев