Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан район үзәгендәге Геройлар паркында митинг булды. Анда район җитәкчеләре, ветераннар, мәктәп укучылары катнашты. Әлки җире туган илгә алты Советлар Союзы Герое, биш Социалистик Хезмәт Герое бүләк итте. Ике якташыбыз Дан орденының тулы кавалерлары булды. Туган илне яратуларын яу...

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан район үзәгендәге Геройлар паркында митинг булды. Анда район җитәкчеләре, ветераннар, мәктәп укучылары катнашты.
Әлки җире туган илгә алты Советлар Союзы Герое, биш Социалистик Хезмәт Герое бүләк итте. Ике якташыбыз Дан орденының тулы кавалерлары булды.
Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган бу данлыклы якташларыбыз, ни кызганыч, бүген арабызда юк инде. Әмма аларның Ватан хакына кылган каһарманлыклары онытылмый, исемнәре халык күңелендә яши. Алар яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торалар.
Митингта чыгыш ясап, район башлыгы Александр Никошин моны аеруча басым ясап билгеләп үтте.
-Әлеге бәйрәм безнең өчен бик әһәмиятле,-диде ул. -Без бу көнне Ватаныбыз азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк йөзе астында яши алуы хакына үз тормышлары белән исәпләшмәгән, гомерләрен дә кызганмаган батырларыбызны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бу дата илебезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыклары тарихын берләштерә, чын мәгънәсендә каһарман ил булган Ватаныбыз белән горурлану тойгысы уята. Ватан Геройлары көне яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүгә дә, һичшиксез, зур өлеш кертер.
Аннан соң сүз алган район ветераннар советы рәисе Фаиз Шакиров, район благочинные Андрей Зиньков, Карга авылы имам-хатыйбы Ирек Сәләхиев та бу бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, илебез азатлыгы өчен барган сугышларда һәм халык хуҗалыгын торгызуда үз-үзләрен аямаган каһарман якташларыбыз хатирәсен кадерләп сакларга кирәклеген ассызыкладылар.
Митингны алып баручы район мәдәният йорты хезмәткәрләре Илфат Кыямов һәм Эльвира Зыятдинова якташ геройларыбыз, шулай ук Әфганстанда, Чечня җирендә барган сугышларда башларын салган районыбыз егетләре хакында сөйләделәр.
Митингта катнашучылар каһарманнарыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң район җитәкчеләре, ветераннар һәм укучылар парктагы Геройлар стеласына веноклар һәм гирляндалар салдылар.
9 декабрь датасы Ватан геройлары көне итеп очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак 18 нче гасырга ук барып тоташа. 1769 елда нәкъ менә шул көнне Екатерина Икенче яңа сугышчан бүләк - Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Бу аның ил белән идарә итү эпохасының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе була. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Бу орденның дүрт дәрәҗәдәгесе була. Дүрт кеше орденның барлык дүрт дәрәҗәсе кавалеры булган. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә.
Президент Указы белән Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев