Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл хуҗалыгында нәтиҗәлелекне арттырырга

Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе эшендә катнашты. Безнең делегация составында "Кызыл Шәрык-Агро"дан, "Хузангай"дан җитәкчеләр, кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары бар иде. Иң элек делегатлар авыл хуҗалыгында зур үсеш алган эре предприятиеләр җитештергән товарлар күргәзмәсендә булалар. Анда иң заманча техника, сугару агрегатлары, минераль ашламалар...

Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе эшендә катнашты.
Безнең делегация составында "Кызыл Шәрык-Агро"дан, "Хузангай"дан җитәкчеләр, кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары бар иде.

Иң элек делегатлар авыл хуҗалыгында зур үсеш алган эре предприятиеләр җитештергән товарлар күргәзмәсендә булалар. Анда иң заманча техника, сугару агрегатлары, минераль ашламалар белән танышырга мөмкин иде. Аннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында коллегия утырышы була. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, республика терлекчелек һәм игенчелек күрсәткечләре буенча Россиядә дүртенче урынны били. Чәчү мәйданнарын шикәр чөгендере, кукуруз, көнбагыш өчен арттырганда Татарстан ил күләмендә икенче позициягә күтәрелә ала, ди ул. Президент Рөстәм Миңнеханов та авыл хезмәтчәннәре алдына нәтиҗәлерәк эшләү бурычын куя..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев