Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнең районга 85 ел

10 август - туган ягыбыз тарихында зур әһәмияткә ия дата. Нәкъ шул көнне, 1930 елда Татарстан автономияле совет республикасында яңа административ берәмлек - Әлки районы барлыкка килә. Шулай итеп, быел районыбыз оешуга 85 яшь тулды. Мөстәкыйль берәмлек буларак Әлки районы 1963 елның 1 февраленә чаклы яши һәм эшли. Аннары ике...

10 август - туган ягыбыз тарихында зур әһәмияткә ия дата. Нәкъ шул көнне, 1930 елда Татарстан автономияле совет республикасында яңа административ берәмлек - Әлки районы барлыкка килә. Шулай итеп, быел районыбыз оешуга 85 яшь тулды.

Мөстәкыйль берәмлек буларак Әлки районы 1963 елның 1 февраленә чаклы яши һәм эшли. Аннары ике ел чамасы безне Куйбешев (бүгенге Спас) районына кушып алалар. 1965 елның 12 гыйнварендә районыбызга мөстәкыйллек кире кайтарыла.

Хәзерге вакытта район 1726,8 квадрат километр мәйдан били, бездә 19723 кеше яши. Район 21 авыл җирлегеннән тора, барлыгы 43 торак пункт бар.

Шулай итеп безнең районга 85 ел булды. Әлеге истәлекле вакыйганы бәйрәм итү бераз кичектерелә: районыбызның туган көнен 30 августта билгеләп үтәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев