Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районындагы "Яшь имәннәр" лагерында балалар ел әйләнәсе ял итә алачак

"Яшь имәннәр" балаларны сәламәтләндерү лагерында төзелеш-ремонт эшләренең зур күләме инде тәмамланып килә. Төз имәннәр арасында өр-яңа бина калкып чыкты. Мансардлы каты да бар. Бу бинада берьюлы 30 бала урнашып яши алачак. Лагерьның яңа бинасын Самвел Мовсесян җитәкләгән "Ар-строй" оешмасы җиткереп килә. Төзүчеләр объектны май аенда куллануга тапшыру өчен тырышалар. Нык...

"Яшь имәннәр" балаларны сәламәтләндерү лагерында төзелеш-ремонт эшләренең зур күләме инде тәмамланып килә. Төз имәннәр арасында өр-яңа бина калкып чыкты. Мансардлы каты да бар. Бу бинада берьюлы 30 бала урнашып яши алачак.

Лагерьның яңа бинасын Самвел Мовсесян җитәкләгән "Ар-строй" оешмасы җиткереп килә. Төзүчеләр объектны май аенда куллануга тапшыру өчен тырышалар. Нык фундаментка газ-бетон блоклардан стеналарын өеп, икенче катын 20 сантиметр калынлыктагы минераль мамык белән җылытып ясаганнар. Ә тыштан корпусны зәп-зәңгәр сайдинг белән тышлап куйганнар.

-Бирелә балалар яшәячәк, шуңа күрә аның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карата катгый таләпләр куела,-ди район мәгариф идарәсенең административ-хуҗалык бүлеге җитәкчесе Фаяз Фәттахов.

-Моңарчы лагерьда балалар ялын җәй айларында гына оештырып була иде. Менә бу ике катлы бинаны төзеп бетереп, куллануга тапшыргач, "Яшь имәннәр" көз-кыш айларында да эшләячәк,-дмп ачыклык кертә капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова.

Аның әйтүенчә, лагерьны үзгәртеп кору республика программасы кысаларында 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шушы акчаларга кызлар һәм малайлар өчен йокы бүлмәләре, җылы бәдрәфләр, вожатыйлар бүлмәләре ясау күздә тотыла. Лагерьны җиһазлауга килеп җиткәч, өстәмә средстволар табылыр диләр мәгариф идарәсендә.

Яңартылгач лагерьны ел әйләнәсе эшләтү өчен яңа котельня да төзергә туры килгән. Анда газ казаны гына түгел, каравылчы бүлмәсе һәм кер юу урыны да булачак. Бирегә газ инде килгән, алга таба клубка һәм башка биналарга да җылылык торбалары тартачаклар.

-Лагерьда смена саен 60-70 бала ял итә бит, аларның калганнарын кайда урнаштырачаклар?-дип сорадым Миләүшә Камаловадан.

-Әле бит элеккеге биналарның берсе шулай ук кулланылачак. Алга таба аны да төзекләндерүне кайгыртачакбыз. Шулай итеп балалар ялын оештыру, аларның сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге зураячак,-дип аңлатты ул.

Инде төзүче егетләр турында берничә сүз. Барлык эшләр белән прораб Рафаэль Ибраһимов җитәкчелек итә Бинаны тышлауда Леонид Агапов һәм Александр Гуляев эшли. Эчке яктан идән җәю, стеналарны җылытуны Салахетдин Обиджанов, Җасурбек Комилов (алар - берничә ел инде Үргәгарда яшәп ятучы кыргызлар), Александр Севицкий, Илдуч Нуретдинов һәм аларның иптәшләренә йөкләнгән. Егетләр әйтүенчә, билгеләнгән вакытта барлык эшләрне сыйфатлы итеп үтәп чыгачаклар. Димәк, июнь башында, гадәттәгечә "Яшь имәннәр"дә беренче смена ачылачак.

Районда иң беренче пионер лагеры 1958 елда Чуаш Кичүендә ачылган. Бер ел үткәч, Батаган авылында да лагерь эшли башлый. Ә Базарлы Матактан ерак түгел имәнлектә пионер лагеры үткән гасырның алмышынчы ел урталарында эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев