Әлки районының Иске Салман җирлегендәге җыеннарда халык авылларның чисталыгы мәсьәләсен күтәрде. ФОТО
Иске Тахталы, Иске Салман авылларында җыеннар күп кеше катнашында узды. Тахталылыларның район җитәкчеләренә гозерләре дә шактый җыелган иде. Әлеге җыенда район башлыгы Александр Никошин катнашты, күтәрелгән сорауларга ул шунда ук җавап та бирде. Узган елның сентябреннән Иске Салман авыл җирлеге белән яшь егет Фәнил Җәләлетдинов җитәкчелек итә. Ул озак еллар...
Иске Тахталы, Иске Салман авылларында җыеннар күп кеше катнашында узды. Тахталылыларның район җитәкчеләренә гозерләре дә шактый җыелган иде. Әлеге җыенда район башлыгы Александр Никошин катнашты, күтәрелгән сорауларга ул шунда ук җавап та бирде.
Узган елның сентябреннән Иске Салман авыл җирлеге белән яшь егет Фәнил Җәләлетдинов җитәкчелек итә. Ул озак еллар шушы җирлектә башлык булган, бүген лаеклы ялдагы Илалетдин Гарәфетдиновичның улы. Беренче мәлдә әлеге җаваплы эшнең нечкәлекләренә төшенергә аңа әтисе-остазы да ярдәм иткәндер. Яшь җитәкче бик тиз баштанаяк эшкә чумды. Җыеннарда ясаган хисап чыгышында да авылларда башкарылган шактый эшләр аталды. Фәнил һәрдаим халыкның ярдәмен тоеп эшләвен әйтте, авыл кешеләренә рәхмәтен җиткерде.
Җирлек дүрт авылны берләштерә. Аларда 291 йорт исәпләнә, 751 кеше яши. Торак пунктларның икесе - кечкенә авыллар. Яңа Баллыкүлдә - 58, Иске Нохратта 4 кеше гомер итә.
Былтыр балалар азрак туган - нибары өч бөртек. Ә менә үлем-җитемнәр саны 18 гә җиткән. Иске Тахтала авылында җиде гаилә 11 баланы тәрбиягә алган.
Җирлектә пенсионерлар барлык халыкның 28 процентын тәшкил итә. Халыкның күпчелеге "Кызыл Шәрык-Агро"да хезмәт куя. Агрофирмада 67 кешегә эш урыны табылган.
Иске Тахталы гомер-гомергә тырыш, булдыклы механизаторлар белән дан тота. Бу җыенда да отрядның баш агрономы Геннадий Ферапонтов алар турында горурланып сөйләде.
-Безнең отрядның җирләре күп, аларны тулысы белән үз механизаторларыбыз эшкәртә. Безнекеләр әле чәчү, урып-җыю чорларында башка отрядларга да ярдәм итәләр,-ди баш агроном.
Иске Салманда бик күп терлек тотучы, савым сыерлары асраучы гаиләләр байтак. Әйтик, Радик Насыйбуллинның гаилә фермасында 20 савым сыеры, 4 тана бар. Радик былтыр 1 миллион 600 мең сумлык грант откан иде. Шуңа үз средстволарын да өстәп, менә дигән ферма салып куйды. Ел дәвамында аның гаилә фермасы 823 центнер сөт саткан. Моннан алар 1 миллион 400 мең сум акча эшли алганнар. Тагын әле 10 баш үгез сатканнар.
Наил Әхмәтшиннар хуҗалыгында 14 баш сыер асрала. Алар былтыр 430 центнер сөт сатып, 721 мең сум акча эшләгәннәр.
Иске Тахталыда Юрий һәм Альбина Яковлевлар сыерлар санын 7 башка җиткергәннәр. Алар 285 мең сумлык сөт тапшырганнар. Былтыр Петр Рыжков һәм Фәнис Шәфигуллин гаиләләре махсус программа буенча терлек абзарлары төзелешенә 200 әр мең сум акча алганнар.
Үзара салым акчасына Иске Салманда су башнясы куярга җыеналар. Башня инде кайтарылган. Ә Иске Тахталыда урам юлларын ясарга планлаштырып торалар.
Иске Тахталы төп мәктәбе директоры Ирина Ферапонтова уку йорты бинасына ремонт ясатып булмасмы, дигән мәсьәләне күтәрде. Билгеле, мондый зур чыгымны район гына күтәрә алмый. Шуңа әлеге сорау белән республика мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәргә килешенде.
Бу авылның клуб мөдире Валентина Барабанова да мәдәният учагын ремонтлату турында хыяллана икән. Александр Никошин бу эштә ярдәм итәргә ышандырды.
Иске Тахталыда кесә телефоннары тотмый икән. Алексеевс район электр элемтәсе узелының Әлки цехы начальнигы Ринат Зарипов әйтүенчә, 2017 елда әле бу авылда станция төзү планлаштырылмый. Әмма киләсе елларда бу тирәдә берәр станция төзелешен кайгыртырбыз, ди ул.
Бу авылның тагын бер проблемасы - биредә фельдшер юк. Районнан җибәрелгән фельдшерлар да озак эшләмәгәннәр. Мәктәп директорына чыгарылыш сыйныф укучылары белән сөйләшеп, берәр кызны фельдшерлыкка укырга юллау бурычы куелды.
Авылларда терлекләрне урамда, кырда йөртүчеләр бар икән. Мондыйларга карата, билгеле, чара күрү кирәк. Халык авылларны чиста тоту турында да сүз кузгатты. Әйтик, Иске Тахталы башындагы чүплекне юк итәсе иде дигән тәкъдим булды. Шулай ук урамнарның йөзен бозып торучы иске буш йортларны сүтеп алырга кирәклеге хакында сүз барды.
Җыеннарда район прокуроры Руслан Гыйзәтов та катнашты. Ул хезмәт хакларын түләүдә тоткарлык булган очракта гариза белән прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген халыкның исенә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев