Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ГТОга зур өметләр баглана

Соңгы клларда яшьләрнең физик әзерлеге бик нык түбәнәю, мәктәп укучыларының сәламәтлеге начарыю ил җитәкчеләрен СССР заманында үзен нәтиҗәле дип таныткан ГТО физкультура-спорт комплексын кабат җимгыятькә тәкъдим итәргә этәрде. Узып баручы елда Татарстанда ул әле тәҗрибә рәвешендә генә сыналса, 2016 елда инде ГТО нормативларын мәктәпләрдә генә түгел, яшьләр, урта буын, хәтта...

Соңгы клларда яшьләрнең физик әзерлеге бик нык түбәнәю, мәктәп укучыларының сәламәтлеге начарыю ил җитәкчеләрен СССР заманында үзен нәтиҗәле дип таныткан ГТО физкультура-спорт комплексын кабат җимгыятькә тәкъдим итәргә этәрде. Узып баручы елда Татарстанда ул әле тәҗрибә рәвешендә генә сыналса, 2016 елда инде ГТО нормативларын мәктәпләрдә генә түгел, яшьләр, урта буын, хәтта өлкәннәр дә үтәп карарага тиеш була. Район башкарма комитеты утырышында сүз нәкъ шул турыда булды.

Һәр яңалык инде күптән онытылган элеккеге нәрсә ул, диләр бит. Шуңадыр район мәктәпләре ГТО нормативларын тапшырасы була дигәнгә аптырап калмадылар, кушылган икән, үтәүгә дә керештеләр. Узган уку елында ук инде көзге, кышкы һәм язгы сессияләргә бүлеп, укучыларын программага кертелгән спорт төрләре буенча нормативларны үтәүгә әзерләделәр.

Заман башка бит, яхшы таныш эшнең бер яңалыгы да бар: һәр укучының спортта ирешкәннәре хәзер компьютерга кертелеп барырга, теркәлергә тиеш. Бусы инде нормативларны ничек тапшырганга карап алтын, көмеш я бронза күкрәк билгесе бирү өчен кирәк икән. Мәгариф учреждениеләре моны да уңышлы гына башкарып киләләр. ГТО нормативларын тапшыруны, нәтиҗәләр теркәп баруны мәктәпләрнең физкультура укытучылары оештыра. Кыскасы, мәктәпләр һәрвакыттагыча үзләренә йөкләнгәнне эшлиләр.

Ә менә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең ГТО физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча әллә ни эш майтара алмаганлыгын бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев үзе дә таныды. Башкарма комитет карары белән "Алинә" спорт залына тестлаштыру үзәге вәкаләтләре йөкләнгән булган Аңа "Яшь имәннәр" лагеры янындагы чаңгы базасы һәм Базарлы Матактагы тир беркетелгән, ГТОны җәелдерү максатларына 40 мең акча тотылган, шактый гына чаралар да үткәрелгән. Әйтик, Сабантуйда теләге булган кешеләр спортның кайбер төрләре буенча үзләрен сынап караган; чаңгы буенча район ярышлары, яшьләр көнендә ГТО тапшыру буенча ярышлар… Әмма боларны максатчен, уйланып оештырылган эш дип булмый.

Ә бит яшьләрне физкультура-спорт комплексын үтәүгә тарту өчен спорт корылмалары да, мәйданчыклары да җитәрлек, көзгә таба хәтта йөзү бассейны да барлыкка киләчәк бит. Бары халыкны оештырырга, ягъни моңа җаваплы карарга гына кирәк. Ярый, 2015 нче ел ГТӘ комплексын кертү буенча сынау елы иде. 2016 елда исә әлеге эшкә ныклап керешәчәкләр, инде нәтиҗәләрне дә таләп итә башлаячаклар.

ГТО "Готов к труду и обороне", ягъни мин хезмәткә һәм илне саклауга әзер, дигәнне аңлата. Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулков китергән саннар яшьләребезнең моңа әзер булуын шик астын куя. Аның әйтүенчә, сәламәт балалар нибары 34 процент кына тәшкил итә, ә армиягә алынучыларның 40 проценты физкультура буенча минимумны да үти алмый. Күбесенең гтүдә авырлыгы тиешлегә тартмый, көч, тизлек, өлгерлек турында әйтәсе дә юк. Моны төзәтергә кирәк, билгеле. ГТО физкультура-спорт комплексы кертеп, киң җәелдерелсә, бәлки яшьләребез дә нык, көчле булып үсәрләр иде. Һәрхәлдә, максат шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев