28 декабрь 2015 яңалыклары
-
Почта хезмәткәрләренә – бүләкләр
Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 12 мең 799 данә газета-журналга язылган. Шуның 5535е -"Әлки хәбәрләре" (әлеге саннар артачак әле). Район почта хезмәткәрләре өчен чираттагы "урак өсте" тәмамланып килә. Алар вакытлы матбугатка язылу буенча 2016 елның беренче яртыеллыгына җиткерелгән планны 104 процент итеп үти алдылар. "Әлки хәбәрләре" редакциясе район почта бүлекләре...
-
Ике исерек шофер тоткарланган
Үткән атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 93 очрагы ачыкланган. Кагыйдә бозулар нигездә тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, балаларны машинада махсус креслосыз йөртү белән бәйле. Шулай ук алкогольле эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган ике йөртүче тоткарланган.
-
ГТОга зур өметләр баглана
Соңгы клларда яшьләрнең физик әзерлеге бик нык түбәнәю, мәктәп укучыларының сәламәтлеге начарыю ил җитәкчеләрен СССР заманында үзен нәтиҗәле дип таныткан ГТО физкультура-спорт комплексын кабат җимгыятькә тәкъдим итәргә этәрде. Узып баручы елда Татарстанда ул әле тәҗрибә рәвешендә генә сыналса, 2016 елда инде ГТО нормативларын мәктәпләрдә генә түгел, яшьләр, урта буын, хәтта...
-
Төп чыршыбыз республика бәйгесендә катнаша
20 декабрьдән республика районнары арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башланды. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Әлеге бәйгедә безнең район да катнаша. Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында район сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алыначак икән....