Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Почта хезмәткәрләренә – бүләкләр

Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 12 мең 799 данә газета-журналга язылган. Шуның 5535е -"Әлки хәбәрләре" (әлеге саннар артачак әле). Район почта хезмәткәрләре өчен чираттагы "урак өсте" тәмамланып килә. Алар вакытлы матбугатка язылу буенча 2016 елның беренче яртыеллыгына җиткерелгән планны 104 процент итеп үти алдылар. "Әлки хәбәрләре" редакциясе район почта бүлекләре...

Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 12 мең 799 данә газета-журналга язылган.

Шуның 5535е -"Әлки хәбәрләре" (әлеге саннар артачак әле). Район почта хезмәткәрләре өчен чираттагы "урак өсте" тәмамланып килә. Алар вакытлы матбугатка язылу буенча 2016 елның беренче яртыеллыгына җиткерелгән планны 104 процент итеп үти алдылар.

"Әлки хәбәрләре" редакциясе район почта бүлекләре һәм почтальоннар арасында район газетасына яздыруда актив эшләүчеләрне ачыклады. Нәтиҗәдә 2016 елның беренче яртыеллыгына район газетасына иң әйбәт яздыручылар дип Иске Камка почта бүлеге (мөдире Гөлсинә Сәлахова), Апак почта бүлеге (Алсу Рәхмәтуллина), Юхмачы почта бүлеге (Наталья Колоколова) танылды. Хат ташучылардан Роза Минһаҗетдинова (Базарлы Матак), Руфия Сибгатуллина (Үргәгар) җиңүче булды. Әлеге уңган һәм өлгер почта хезмәткәрләренә "Татмедиа" АҖ филиалының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев