Районда авыл җыеннары дәвам итә. Иске Камка авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышлары да халыкның зур активлыгы белән узды. Карамалыда да, Иске Камкада да җыеннарга кеше бик күп килгән иде. Уртага салып сөйләшер сүзләр дә шактый җыелган шул.
Җыелышларда иң башта узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясап авыл җирлеге башлыгы Фәргать...
Районда авыл җыеннары дәвам итә. Иске Камка авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышлары да халыкның зур активлыгы белән узды. Карамалыда да, Иске Камкада да җыеннарга кеше бик күп килгән иде. Уртага салып сөйләшер сүзләр дә шактый җыелган шул.
Җыелышларда иң башта узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясап авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров чыгыш ясады.
Иске Камка авыл җирлеге территориясенә кергән өч авылда (өченчесе Яңа Камка) 151 хуҗалыкта 455 кеше яши. Шуларның 166 сы пенсионерлар. Өч авылга 35 мәктәп баласы бар. Ә менә мәктәпкәчә яшьтәгеләр тагы да аз - нибары тугыз. Шуларның сигезе Иске Камкада, берсе Яңа Камкада. Карамалыда исә мәктәпкәчә яшьтәге бер генә бала да юк. Димәк, алдагы 6-7 елда авылда беренче сыйныфка баручы да булмас. Бу инде Карамалы мәктәбе берара башлангыч булудан да туктап торачак дигән сүз.
Фәргать Әкбәров җирлектәге демографик хәлне бик аяныч дип билгеләп узды. Былтыр биредә биш бала туган, ә унбер кеше якты дөньядан китеп барган. Ел дәвамында Иске Камкада һәм Карамалыда биш йортта кеше яшәми башлаган.
Карамалы җыенында шушы күңелсез саннарны атаганнан соң җирлек башлыгы авыл тормышындагы бүтән, куанычлырак вакыйгаларга күчте. Әйтик, күптән түгел авыл егетләре Раил Хәмитов, Хәлим Нуретдинов хәрби хезмәттә патриотик бурычларын үтәп кайтканнар. Раилгә алмашка энесе Рафаэль Хәмитов армия сафларына озатылган.
Халык биредә таза тормыш белән яшәргә омтыла. Өйләрне дә иркен итеп салалар, элегрәк төзелгәннәренә янкормалар өстиләр. Өйләрдә шәһәр фатирындагы кебек барлык уңайлыкларны тудырып яшәргә тырышалар. Авыл җирлегендә һәр йортка бер шәхси транспорт чарасы туры килә. Әйтик Иске Камкада халыкта 70 җиңел машина, Карамалыда - 48, Яңа Камкада - 3. Шуңа өстәп, авыл җирлеге халкында 11 йөк автомобиле, 39 трактор һәм 3 комбайн бар.
Халык мал-туарны да киметми. Бүген шәхси хуҗалыкларда 332 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 139 ы савым сыеры. 14 ат, мең башка якын сарык та асрыйлар икән әле.
Үткән 2014 елда биредә яшәүчеләр 468 тонна сөт тапшырганнар. Сөт сатудан 5 миллион 800 мең сумга якын керем алганнар. Уртача һәр сыерга исәпләгәндә 3369 килограмм сөт тапшырылган. Һәр сөтбикә 40 мең 428 сум акчалата керем биргән дигән сүз.
Шөкер, дәүләтебез дә мал асрап яшәүчеләргә ярдәм күрсәтеп тора. Әйтик, Иске Камка авыл җирлегендә сыер тотучыларга былтыр барысы 278 мең сум субсидия өләшенгән.
Бу авыл җирлегендә өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 12 гаилә бар. Былтыр шуларның дүртесенә бушлай савым аппаратлары тапшырылган. Калган гаиләләргә бүләк аппаратларны быел өләшәчәкләр.
Иске Камка авыл җирлеге сөт хәзерләү буенча районда һәрчак үрнәк булды. Билгеле, бу эшне оештыруны һәрдаим үз контролендә тоткан Фәргать Әкбәровның тырышлыгы зур монда. Ә ул үзе җыелышта сөт җыючылар Фәзилә Зәйнетдинова һәм Рәмзия Гатауллинаны, сөт ташучы Рәфис Гатауллинны мактап үтте.
Шулай ук иң күп сөт тапшыручы гаиләләр дә үрнәк итеп аталдылар. Иске Камкадан Гөлнур Гыйбадуллина гаиләсе, алты сыер асрап, ел дәвамында 14 тонна сөт саткан. Рушания Гарипова - 8 тонна, Зәйтүнә Сәгыйрова, Гөлнур Вәлиева 5-6 тоннадан артык сөт тапшырганнар. Өлкән яшьтә дә мал асрап яшәүче апалар да хөрмәтләнде җыенда. Әйтик, 77 яшьлек Наҗия Шәйхетдинова, 71 яшьлек Рәфидә Вәлиева, 60 тан өстә Гайшә Вафина, Хәлимә Сәгытдинова, Нәкыя Шәйхетдинова шундый уңган, тынгысыз апалар икән.
Карамалының сөт тапшыручылары Суфия Абдуллина (былтыр 12 тоннага якын сөт саткан), Фәния Низаметдинова (10,6 тонна), Гүзәл Галләмова (9,5 тонна), Рузалия Хәмитова (9,3 тонна), Лилия Вафина (8,5 тонна) рекордчылар дип аталды. Аларга бүләкләр дә тапшырылды. Бу авылда да, олы яшьтә булуларына карамастан, сыер асрап яшәүче апалар бар икән. Рәйсә Сәмигуллина, Җөвәйрә Минһаҗева, Нурия Мисбахова шундыйлар.
Фәргать Әкбәров ике авыл халкы алдында да былтыр башкарылган эшләр хакында сөйләде. Авыл урамнары тулысынча яктыртылган - барысы 118 лампа эленгән. Бу эшне авыл җирлеге районда беренчеләрдән булып башкарып чыкты. Алга таба аларны карап, төзек тотарга кирәк. Иске Камкада мәчет ремонтын башлап җибәргәннәр, Яңа Камканың зират тирәсен тотканнар. Бу эштә акчалата һәм хезмәт белән ярдәм иткән якташларга җирлек башлыгы рәхмәтләрен ирештерде.
Шулай ук авыл урамнарын кардан чистартып торучы егетләр макталды. Иске Камканың Тегермән урамында яшәүчеләр үз көчләре белән юлга ком ташып түшәп куйганнар. Бу эшне авыл җирлеге советы депутаты Рифкать Низамов оештырган.
Иске Камка авылында узган җыенда "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Камка" отряды җитәкчесе Рифкать Низамов хуҗалыкта эшләрнең барышы турында сөйләде. Иң куанычлысы - авылда капиталь ремонтланган терлекчелек фермалары эшли башлый. Терлек абзарларына 400 баш сыер кайтарылачак. Инде биредә эшләү өчен кадрлар туплау башланган. Терлекчелектә 28 кешегә хезмәт урыннары булыр дип көтелә. Бу авыл тормышына яңа бер сулыш өрер, билгеле.
Район җитәкчеләре һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашкан авыл җыеннарында кешеләр үзләрен борчыган һәммә мәсьәләләрне күтәрә ала. Без катнашкан бу җыеннарда андый проблемалы мәсьәләләр булмады да диярлек. Карамалы халкы гына агачтан төзелгән клубларының искерүенә, кышын җылы тотмавына зар белдерде. Авыл уртасында заманча бер клуб булсын иде дигән теләк белән яши алар.
Нет комментариев