28 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
“Яңарыш-Возрождение” фондына иң күп акча күчерүчеләр Рәхмәт хатларына лаек булды
travma-life.ru "Яңарыш-Возрождение" фондына иң күп акча күчергән райондашларыбыз һәм хезмәт коллективлары Рәхмәт хатларына лаек булды. Узган атнада Казанда "Яңарыш-Возрождение" китабының бишенче томын тапшыру тантанасы булды. Анда безнең район делегациясе дә катнашты. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинага, эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыгановка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинага һәм...
-
Әлки районы мәдәният бүлеге “Ларгус” автомобиле белән бүләкләнде
www.avtobeginner.ru Республика Мәдәният министрлыгының 27 гыйнварда булган коллегия утырышында узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Үткән Мәдәният елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр, байтак районнарга автомобильләр тапшырдылар. Районыбыз мәдәният бүлеге дә җиде урынлы "Ларгус" машинасына ия булды. "Кечкенә автобус тибындагы бу машина үзешчәннәребезгә авылларга концерт куярга йөрү...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Наҗия ГАТИНА)
Сарык безне кавыштырды Сарык белән кәҗә әйбәт хайваннар, билгеле. Тик менә "Сарык син",-дигән сүзгә бик ачу килә бит. Бу "сарык" сүзе мине бәхетле дә итте бит әле. Шул турыда сезгә дә сөйлим әле. …1970 нче еллар. Мин ун сыйныфны бетереп районның бер мәктәбенә укытучы булып киттем. Ул вакытта балалар күп,...
-
Иске Камка авыл җирлеге территориясенә кергән өч авылда (өченчесе Яңа Камка) 35 мәктәп баласы бар
Районда авыл җыеннары дәвам итә. Иске Камка авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышлары да халыкның зур активлыгы белән узды. Карамалыда да, Иске Камкада да җыеннарга кеше бик күп килгән иде. Уртага салып сөйләшер сүзләр дә шактый җыелган шул. Җыелышларда иң башта узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясап авыл җирлеге башлыгы Фәргать...
-
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәсимә ГАЙФУЛЛИНА)
Минзифа белән Зифа маҗарасы Әхмәт авылының бик күп мәзәкләренә кереп калган Якуп дәү әтиемнең кәҗә турында кызыклы бер вакыйга сөйләгәне истә калган. Ул аны бизәкләп-чуклап бик еш сөйли, дәү әнием Минзифа кеткелдәп тыңлап торыр иде. "Мин, яшь егет, Суыксу авылы кызына өйләндем,-дип башлап җибәрә иде хикәятен дәү әти. -Кәләшемнең әтисе...
-
Кадастр мәгълүматларын ничек алырга?
www.nvraion.ru Әлеге сорауга Татарстан Кадастр палатасы директоры урынбасары Алинә Камәртдинова җавап бирә. Моның өчен кадастр исәбе органына сорау (запрос) җибәрергә кирәк. Моны үзегез өчен уңайлы теләсә нинди юл белән эшләргә була. Үзеңә килергә яисә запросны электрон я булмаса гадәти почта аша юлларга мөмкин. Әлеге сорау биш эш көне дәвамында эшкәртелә....