Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Наҗия ГАТИНА)

Сарык безне кавыштырды Сарык белән кәҗә әйбәт хайваннар, билгеле. Тик менә "Сарык син",-дигән сүзгә бик ачу килә бит. Бу "сарык" сүзе мине бәхетле дә итте бит әле. Шул турыда сезгә дә сөйлим әле. …1970 нче еллар. Мин ун сыйныфны бетереп районның бер мәктәбенә укытучы булып киттем. Ул вакытта балалар күп,...

Сарык безне кавыштырды
Сарык белән кәҗә әйбәт хайваннар, билгеле. Тик менә "Сарык син",-дигән сүзгә бик ачу килә бит. Бу "сарык" сүзе мине бәхетле дә итте бит әле. Шул турыда сезгә дә сөйлим әле.
…1970 нче еллар. Мин ун сыйныфны бетереп районның бер мәктәбенә укытучы булып киттем. Ул вакытта балалар күп, укытучылар җитешми иде. Коллективта яшьләр байтак. Ике егет тә бар. Шуларның берсе, Мансур исемлесе белән дуслашып та киттек, мәхәббәт җепләре сузылды ике арада. Ул математика фәнен укыта иде. Шулай матур гына йөрибез. Авылда яшьләр күп, көзен егетләр армиягә китә, озату кичәләре үткәрәләр. Бер ял көнендә мин үз авылыма кайтып киттем. Мансур нигәдер авылына кайтмый калган. Кич белән озату кичәсенә барган. Икенче көнне иртән мәктәпкә эшкә килсәм, дус кызым Дания миңа, синең Мансурың кичә Чебеш Ханиясен озатты, ди. Миңа шул җитә калды, Мансурга бик тә ачуым килде. Тиз генә дәфтәр битеннән кәгазь ертып алдым да, "сарык син" дип язып Мансурның өстәлендәге алгебра китабы эченә тыгып куйдым.
Минем үземне мәктәптә математикадан бик әйбәт укытучы укытты. Нур абый укучыны такта янына чакыра да, җавап бирә алмасаң: "Нәрсә син, наным, яңа капка күргән сарык бәрәне кебек басып торасың, утыр, "берле",-дия иде мәрхүм. Аның билгеләре күбесенчә "берле" һәм "бишле" була иде. Укытучымны да, фәнен дә бик ярата идем. "Сарык" сүзе, күрәсең, шуннан күңелгә кереп калган.
Дәрескә кереп, алгебра китабыннан тактага мәсьәләләр яза башлагач, теге минем кәгазь очып төшкән идәнгә. Анда язылганны Мансур бик авыр кичергән.
Кичен яшьләр җыелышып клубка чыктык. Кино карадык, биедек. Кайтырга чыктык, Мансур да минем арттан титаклый, чөнки Казаннан кайткан кунак кызлары киткән. Шунда бөтен үпкәләремне җиткердем мин моңа. "Сарык син"нең дә минем язу булуын әйттем. Ә егетем Казан кызларын озатуын кире какты. Юлыбыз бер якка булганга гына өйгә кадәр бергә кайттык, дигән булды. Ике-өч көн үпкәләшеп йөрдек тә дуслаштык инде. Ике елдан соң өйләнештек, ике ул үстердек, хәзер оныклар сөябез.
Бәхетле яшәдек дип әйтергә дә куркам, күз тияр дип. Әле менә быел Сарык белән Кәҗә елын каршылаганда яшь чактагы шул хәлләрне искә төшереп көлешеп алдык. Мин әйтәм, син бит дөньядагы иң акыллы сарыгым минем, теге акылсыз сарык яшьлектә калды бит ул, димен. Ул әйтә, синең "сарык" дигән сүзең мәхәббәтебезне ныгытты гына, җаным, өч көн үпкәләшеп йөргәндә, бу кыз төшеп калганнардан түгел, моның белән дөнья көтеп булыр диеп уйладым, ди.
Менә шулай, сарык безгә кавышырга ярдәм иткән икән бит. Сарык белән Кәҗә елы сезгә дә олы бәхетләр китерсен, дусларым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев