Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Яңарыш-Возрождение” фондына иң күп акча күчерүчеләр Рәхмәт хатларына лаек булды

travma-life.ru "Яңарыш-Возрождение" фондына иң күп акча күчергән райондашларыбыз һәм хезмәт коллективлары Рәхмәт хатларына лаек булды. Узган атнада Казанда "Яңарыш-Возрождение" китабының бишенче томын тапшыру тантанасы булды. Анда безнең район делегациясе дә катнашты. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинага, эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыгановка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинага һәм...

travma-life.ru

"Яңарыш-Возрождение" фондына иң күп акча күчергән райондашларыбыз һәм хезмәт коллективлары Рәхмәт хатларына лаек булды.

Узган атнада Казанда "Яңарыш-Возрождение" китабының бишенче томын тапшыру тантанасы булды. Анда безнең район делегациясе дә катнашты. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинага, эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыгановка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинага һәм район үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Татьяна Петуховага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Коллективларының "Яңарыш-Возрождение" фондына керткән зур өлешләре өчен аларны Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович бүләкләде.

Фондка иң күп акча күчергән гаиләләрнең берсе буларак Фердинат һәм Әлфия Дәүләтшиннар гаиләсе дә әлеге бүләккә ия булды. Алар уллары Адель һәм Рөстәм, киленнәре, оныклары белән бергә сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде. Бу райондашларыбызның исемнәре "Яңарыш-Возрождение" китабына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев