Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яңа Әнҗерәдән Рәшит һәм Румия Гобәйдуллиннар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр (ФОТО)

Россиядә 2008 елдан бирле Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Ул вакыттагы ил башлыгының тормыш иптәше Светлана Медведева тәкъдиме белән бәйрәм ителә башлады ул. Һәм, теләсә кайсыбыз өчен иң кадерле, иң изге кыйммәтләргә багышлангангадыр, халык тарафыннан кабул да ителде. Бу көнне район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре ярдәменә...


Россиядә 2008 елдан бирле Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Ул вакыттагы ил башлыгының тормыш иптәше Светлана Медведева тәкъдиме белән бәйрәм ителә башлады ул. Һәм, теләсә кайсыбыз өчен иң кадерле, иң изге кыйммәтләргә багышлангангадыр, халык тарафыннан кабул да ителде.

Бу көнне район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре ярдәменә таянып, бик матур кичә үткәрде. Бүлек җитәкчесе Розалия ханым Сафина, райондашларны барлап, бәйрәмгә озын гомерле әби-бабайларны, гаилә стажлары биш дистә елдан артып киткән парларны, күп итеп балалар үстергән әни-әтиләрне һәм берничә авыл советы секретарен чакырган иде. Бәйрәмне Гөлия Яруллина һәм Эльвира Зыятдинова сәнгатьле сүз, шигырьләр куша-куша, мәдәният йорты җыр осталары чыгышлары белән бизәп, бик матур итеп алып бардылар.

Чакырылган кунаклар һәркемгә үрнәк булырлык. Менә Яңа Әнҗерәдән Рәшит һәм Румия Гобәйдуллиннар. Башта үзләренең биш балаларын үстереп кеше иткән, аннары тагын шул кадәр үк ятимне тәрбиягә алган бу гаилә турында без инде газета битләрендә берничә яздык. Бу юлы шуны әйтик: 36 ел бергә башкаларга үрнәк булып яшәүче, 10 балага йөрәк җылысы бүләк итеп, тәрбия биреп үстергән Рәшит белән Румияне быел Россия Федерациясенең "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" ("За любовь и верность") медале белән бүләкләделәр.

Аннары бәйрәм символы - ромашкалар белән бизәлгән сәхнәгә Ташбилге авылыннан Мөбәшәр ага һәм Зәйтүнә апа Фәтхетдиновларны чакырдылар. Алар 62 ел бергә гомер итәләр! Гомер буе авылда хезмәт итеп яшәгән бу мөхтәрәм ир белән хатын 6 бала табып үстергәннәр, бүген аларның 11 оныклары, 7 оныкчыклары бар.

Бибай Чаллысыннан Габбас абый белән Рамилә апа Җәлаловлар иңгә-иң торып 60 ел яшиләр инде. Биш балага гомер бүләк иткән, үстергән, укыткан алар. Шуның өстенә авыл җиренең иң авырдан булган хезмәтен башкарганнар - терлекчелектә эшләгәннәр.

Юхмачыдан Николай һәм Раиса Романовларны да райондашлар әйбәт белә. Үз гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган педагог Николай Владимирович һәм 30 ел сөт заводында, 8 ел мәктәптә хезмәт куйган Раиса Тимофеевна 55 ел бергә, ике балаларын, 4 онык һәм 3 оныкчыкның сөекле кешеләре.

Түбән Колчуринодан Валентин Архипович белән Нина Дмитриевна Смирновлар, Әхмәттән Нургата абый белән Әминә апа Зәйнуллиннар, Салманнан Василий Иванович һәм Прасковья Тимофеевна Чумановлар, Абдул Салманнан Исмәгыйль абый һәм Фирая апа Сафиннар… Бу бәхетле кешеләр моннан 50-55 ел элек бер-берсен тапканнар һәм хәзергәчә бергә алар.

Озын гомер - язмыш бүләге, бигрәк тә аны лаеклы итеп яши белгәннәргә. Бәйрәмгә чакырылган Сөнгатуллин Рәүф абыйга 90 яшь, ул 70 яше тулганчы заводта эшләп йөргән әле. Сиксән җиде яшен тутырган Сәгыйрова Разия әби яраткан кешесен сугышка озаткач, авылдашлары белән бергә бөтен авырлыкларны күрә, "Кызыл Байрак" совхозында озак еллар эшли. Шәйдуллина Миңсылу апага 84 яшь, ул әле дә актив, әле дә яшь йөрәкле, заманында мәктәптә дә, авыл клубында да эшләгән. Өлкәннәребез бүген дә сокланырлык, сәхнәгә чыгып бүләк алгач та кайсы биеп, кайсы җырлап күрсәтте.

"Мин әле бүген дә эшләр идем, алмыйлар гына!" диде Миңсылу апа, бәйрәм кунакларын шаккатырып.

Бәйрәмгә Түбән Әлки җирлеге советы секретаре Мисалова Дания, Иске Чаллыдан аның коллегасы Закирова Равия һәм Ташбилгедән Хөснетдинова Рәүзияне дә чакырганнар иде. Алар, инде пенсия яшенә җитсәләр дә, тынгысыз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар, авылдашларына тормыш мәшәкатьләрен хәл итәргә булышып яшиләр һәм эшлиләр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде.

- Гаиләле булып яшәү - олы хезмәт ул. Һәр хатын-кыз гаилә җылысын саклау өчен күпме түземлек кирәклеген, һәр ир-ат гаиләсен бөтен итү, җитеш тормышта яшәтү өчен күпме хезмәт куярга туры кил-гәнне яхшы белә. Кызганыч, безнең районда гаиләләр күпләп таркала. Яшьләр, бергә гомер итәргә дип карар кылганда, моның көн дә түземлелек, сабырлык сорый торган хезмәт икәнен белмиләр. Менә сездән үрнәк алсын иде алар,-диде ул һәм кунакларга иминлек һәм бәхет теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев