11 июль 2014 яңалыклары
-
Быел район Сабан туе мәйданына алдынгы эшчеләр Фәнис Зарипов һәм Рәмис Минсафин чыкты
Сабантуйда район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләренең иң яхшы эшче-хезмәткәрләрен данлау матур традициягә әйләнде. Быел район Сабан туе мәйданына "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогыннан алдынгы эшчеләр Фәнис Зарипов һәм Рәмис Минсафин чыкты. Фәнис Вазыйх улы Зарипов бик җаваплы һәм пөхтә эшче, ул бөтен нәрсәдә тәртип ярата. Аңа тапшырылган "КамАЗ" автомобиле инде 156...
-
Балыкчы танышым сөйләгән көлкеле дә, үкенечле дә очрак
Нинди генә хәлләргә юлыкмый адәм баласы бу тормышта! Аларның төрлесе була: кайчак кызык я күңелсез хәлгә тара ул, кайчак көлкегә кала я фаҗигага эләгә… Ә менә миңа балыкчы танышым сөйләгән очракны көлкеле дисәң дә, үкенечле дип әйтсәң дә була. Менә шул хәл турында хөрмәтле укучыларыбызга сөйләп бирәсем килде (бу хәлнең...
-
Яңа Әнҗерәдән Рәшит һәм Румия Гобәйдуллиннар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр (ФОТО)
Россиядә 2008 елдан бирле Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Ул вакыттагы ил башлыгының тормыш иптәше Светлана Медведева тәкъдиме белән бәйрәм ителә башлады ул. Һәм, теләсә кайсыбыз өчен иң кадерле, иң изге кыйммәтләргә багышлангангадыр, халык тарафыннан кабул да ителде. Бу көнне район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре ярдәменә...
-
Әлки участогы юлчылары Базарлы Матак-Мамыклы трассасында әзерлек эшләрен тәмамладылар
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы юлчылары бу көннәрдә Базарлы Матак-Мамыклы трассасында (11-14 км) әзерлек эшләрен тәмамладылар. Алексеевск-Высокий Колок трассасында юл кырыйларын туфрак белән ныгыту һәм аларны проектта каралган авышлыкка җиткерү буенча эш алып барыла. Иске Хурада авылына керә торган юлда асфальт-бетон катламы салынып бетте. Биредә дә 790 метр озынлыктагы юл кырыйларын...
-
Фермерларга ягулык ташламалы бәяләрдән булачак
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан крестьян-фермер хуҗалыкларына алдан бәясен тулысынча түләү шарты белән 1 кг 29 сум 20 тиеннән дизель ягулыгы биреләчәк. Заявкаларны 20 июльгә кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырырга кирәк. фото autolombard.net сайтыннан
-
17-18 июль көннәрендә Базарлы Матакта антенналар ремонтланачак
Базарлы Матактагы антенна- мачта корылмасын коррозиягә каршы эшкәртү эшләрен үткәрү өчен 17-18 июль көннәрендә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барлык радио һәм телевидение компанияләренең программалары эфирга чыкмаячак. Дөрес, элемтәчеләр, барысы да яхшы булса, телевизорларның һәм радионың тизрәк эшләп китәсен дә искәртәләр. фото shemezfree.ru сайтыннан
-
Зәй районында үткән семинар-киңәшмәдә «Хузангай»ны үрнәк итеп күрсәттеләр
Татарстанның авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә багышланган зур семинар-киңәшмә Зәй районында үткәрелде. Киңәшмәдә агросәнәгать комплексының беренче яртыеллыкка эш нәтиҗәләре анализланды һәм быелгы уңышны югалтуларсыз вакытында җыеп алу турында сүз барды. Семинар эшендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләренең зур делегациясе катнашты. Зәйдән безне 3-4 сәгатьлек юл аерып тора. Ә менә...