Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Быел район Сабан туе мәйданына алдынгы эшчеләр Фәнис Зарипов һәм Рәмис Минсафин чыкты

Сабантуйда район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләренең иң яхшы эшче-хезмәткәрләрен данлау матур традициягә әйләнде. Быел район Сабан туе мәйданына "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогыннан алдынгы эшчеләр Фәнис Зарипов һәм Рәмис Минсафин чыкты. Фәнис Вазыйх улы Зарипов бик җаваплы һәм пөхтә эшче, ул бөтен нәрсәдә тәртип ярата. Аңа тапшырылган "КамАЗ" автомобиле инде 156...


Сабантуйда район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләренең иң яхшы эшче-хезмәткәрләрен данлау матур традициягә әйләнде. Быел район Сабан туе мәйданына "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогыннан алдынгы эшчеләр Фәнис Зарипов һәм Рәмис Минсафин чыкты.

Фәнис Вазыйх улы Зарипов бик җаваплы һәм пөхтә эшче, ул бөтен нәрсәдә тәртип ярата. Аңа тапшырылган "КамАЗ" автомобиле инде 156 мең километр юл үткән, ә ташыган йөге меңәрләгән тонна белән исәпләнә (шикләнмәгез, бездә бөтен нәрсәгә хисап алып барыла). Ә менә Татарстанның һәм илебезнең ничә торак пунктында булганлыгын шоферыбыз санап бармаган. Шуны гына әйтим: аның хезмәтенең бер өлеше яңа буын М-7 автомобиль юлы төзелешендә, Казан шәһәренең урам юлларын реконструкцияләүдә һәм, билгеле инде, районда төзелгән яңа юлларда да бар.

Апак авылындагы күп балалы гаиләдә, җиде кыз арасында бер малай булып үскән Фәнис кечкенәдән техника белән кызыксына. Армиядә хезмәт итеп кайткач, ул машина руле артына утыра һәм еллар үткәнне сизми дә кала. Бүген аның хезмәт стажы 30 ел, шуларның 15 елын юл төзелешенә багышлаган. Фәнис Вазыйх улы зур тәҗрибәгә ия. Һәм ул, яшь шоферларыбызның остазы буларак, белемнәрен, осталыгын алар белән дә уртаклаша. Хәзер инде үзенең элеккеге укучылары, бүген оста белгечләр булып ирешкән Ленар Монадыев, Әмир Вәлиев, Алексей Кумаров белән горурлана ала ул.

- Кеше хезмәтен бәяли һәм хөрмәтли торган оешмада эшләвемә сөенәм. Җитәкчеләребез хезмәт шартларын яхшырту өчен бөтенесен эшли, - дә Фәнис һәм өстәп куя: - Еш кына районнан читтә эшләргә дә туры килә. Һәр объектта яшәү шартлары өйне хәтерләтә. Ә менә өйдәгеләрем өчен борчылмыйм. Юлчылар үз хуҗалыкларын кайгыртып борчылмасын өчен (без бит авыл кешеләре) бакчаларны бушлай сукалатып бирделәр. Югары булмаган бәядән бөртек сатып алдык, бу көннәрдә печән дә китерделәр. Хатыным Сәвия бик әйбәт минем, быел көмеш туебызны билгеләп үттек. Ул мине бар яклап та аңлый, ярдәм итә. Мин булмаганда берүзе йортны алып бара. Ә бит хезмәте дә ансат түгел, җаваплы, ул авыл җирлеге башкарма комитетында баш бухгалтер. Балаларыбызны тәрбияләү дә тулысынча диярлек Сәвия өстендә,-ди Фәнис Вазыйх улы.

Ике улы белән дә горурлана ул. Олысы Данис быел Казан архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлап төзүче-инженер дипломы алды. Кечесе Илфат гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлаган, документларын аграр институтка илтеп тапшырган.

Мәйданга чакырылып данланган икенче егетебез күпләргә, бәлки, әле таныш та түгелдер. Чөнки ул Спас районының Татар Тахталасы авылыннан. Язмыш, дөресрәге, Гөлнур исемле кызга булган мәхәббәте Рәмис Минсафинны безнең районга китергән.

- Булачак хатыным артыннан йөри-йөри ул яшәгән авылны да яраттым, - ди егет. Рәмис әле безнең зур коллективыбызга күптән түгел генә кушылды, әмма инде үзен бары яхшы яктан гына күрсәтергә өлгерде. Ул теләсә нинди эшкә бик җаваплы карый, аны намус белән һәм вакытында башкарып чыга. Ә бит юлларның торышы өчен җаваплы эшчеләребезгә нәрсә генә эшләргә туры килми. Алар төрле корылмаларны, юлдагы чокыр-чакырларны ремонтлыйлар, асфальт-бетон түшәмәләрдәге ярыкларны ямыйлар, сигнал баганаларын, юл билгеләрен, павильоннарны, металл чикләгечләрне һәм башкаларны урнаштыралар, буйыйлар. Болар барысы да төзелгән юлларны саклау, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен бик кирәк. Юл эшчеләре еш кына командировкаларда булалар. Рәмис Мөдәррис улына быел Бөтендөнья Олимпия Уеннары башкаласы Сочида объектлар төзүдә катнашырга туры килде.

Аның эштән кайтуын өендә түземсезлек белән көтәләр. Бигрәк тә кечкенә кызы Аделина сагына әтисен. Тиздән гаиләдә икенче бала туарга тора. Безнең Рәмис әле иркен өй дә салмакчы, инде нигез корып та куйды. Димәк, күрше район егете Рәмис Минсафин чынлап торып якташыбыз булачак.

Менә шундый әйбәт кешеләр эшли безнең коллективта. Фәнис Зарипов кебек тәҗрибәле эшчеләр Рәмис Минсафин шикелле яшьләргә һөнәрләренең бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә булышалар. Ә яшьләр үзләре өлкән иптәшләренә охшарга тырышалар. Безнекеләр кебек тырыш, җаваплы хезмәткәрләр теләсә кайсы оешманың, ахыр килеп җәмгыять һәм дәүләтнең нигезен тәшкил итәләр бит. Нәкъ шундыйлар безнең заманда да, теләсә кайсы башка вакытта да югары бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев