Реклама
Район тормышы
Әлки участогы юлчылары Базарлы Матак-Мамыклы трассасында әзерлек эшләрен тәмамладылар
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы юлчылары бу көннәрдә Базарлы Матак-Мамыклы трассасында (11-14 км) әзерлек эшләрен тәмамладылар. Алексеевск-Высокий Колок трассасында юл кырыйларын туфрак белән ныгыту һәм аларны проектта каралган авышлыкка җиткерү буенча эш алып барыла. Иске Хурада авылына керә торган юлда асфальт-бетон катламы салынып бетте. Биредә дә 790 метр озынлыктагы юл кырыйларын...
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы юлчылары бу көннәрдә Базарлы Матак-Мамыклы трассасында (11-14 км) әзерлек эшләрен тәмамладылар.
Алексеевск-Высокий Колок трассасында юл кырыйларын туфрак белән ныгыту һәм аларны проектта каралган авышлыкка җиткерү буенча эш алып барыла. Иске Хурада авылына керә торган юлда асфальт-бетон катламы салынып бетте. Биредә дә 790 метр озынлыктагы юл кырыйларын ныгытып чыгачаклар. Иске Баллыкүл авылына килүче юлда да җир эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев