Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Балыкчы танышым сөйләгән көлкеле дә, үкенечле дә очрак

Нинди генә хәлләргә юлыкмый адәм баласы бу тормышта! Аларның төрлесе була: кайчак кызык я күңелсез хәлгә тара ул, кайчак көлкегә кала я фаҗигага эләгә… Ә менә миңа балыкчы танышым сөйләгән очракны көлкеле дисәң дә, үкенечле дип әйтсәң дә була. Менә шул хәл турында хөрмәтле укучыларыбызга сөйләп бирәсем килде (бу хәлнең...

Нинди генә хәлләргә юлыкмый адәм баласы бу тормышта! Аларның төрлесе була: кайчак кызык я күңелсез хәлгә тара ул, кайчак көлкегә кала я фаҗигага эләгә…

Ә менә миңа балыкчы танышым сөйләгән очракны көлкеле дисәң дә, үкенечле дип әйтсәң дә була. Менә шул хәл турында хөрмәтле укучыларыбызга сөйләп бирәсем килде (бу хәлнең кайда булганын, геройларның исемен атамаска булдым). Менә ул танышымның хикәясе.

- Көн туып кына килә, әле бик иртә. Балыкчылар арасында 6-7 килолы эре сазаннары белән дан тоткан зур буа ярында утырабыз. Кармакларыбыз шул балыкка көйләнгән. Каршы ярда тагын ике балыкчы. Аларны да беренче генә күрүебез түгел. Алар - өлкән яшьтәге әтисе белән аның үсеп җиткән улы. Икесе дә чукрак-телсез. Җирле егетләрдән бу икәү турында ишет-кәнебез бар иде инде.

Шактый текә ярдан су буена төшеп, әтиле-уллы кармакларын тартып куйдылар, аннары аларны җимләп елгага чөйделәр дә, балык чирткәнне көтеп чүгәләп утырдылар. (Сазан - бик сак балык, аның җимне эләктергәнен шактый озак көтәргә туры килә. - Автордан). Ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, егет урыныннан торды һәм үзләре килгән якка китеп барды. Унбиш минутлап вакыт үткәч, күрәбез, ул балык тоткан урынга ике метр чамасы озынлыктагы калын бүрәнә тәгәрәтеп килә.

Мөгаен, балыкка килгәндә, күргән булган да, хәзер бүрәнәне утыргыч итеп файдаланасы иткән.

Егет яр читенә килеп җитте. Шунда һич көтелмәгән хәл булды бит! Аның кулыннан ычкынып китеп, бүрәнә тизлеген арттыра барып, яр астына тәгәрәде. Ярыйла, ул суга гына төшсә, иң күбе - балыкны куркытыр. Әмма бүрәнә ничек кенә туп-туры егетнең чүгәләп утырган әтисенә таба тәгәри бит! Егетнең йөзендә бу минутларда курку һәм нишләргә белмәү, чиктән тыш аптырау чагыла иде. Ул, ничек булдыра, "м-м-м…" дип, әтисен куркыныч турында кисәтергә тырыша, әмма файдасыз. Тегесе бит янәшәсеннән дөбердәп товар поезды үтсә дә ишетмәячәк. Без дә сикереп тордык, кулларыбызны селкибез, кычкырабыз… Юк, бернәрсә дә ярдәм ит-мәде. Шулай да бәхете бар икән ата кешенең - бүрәнә кисәге балыкчының умыртка баганасына түгел, билдән түбәнрәк китереп тондырды.. Ир-ат ярдан метр ярым тирәсе суга килеп төште. Нәрсә булганны аңламый, ахыр чиккә җитеп аптыраган, бераз аңына килгәч кенә бүрәнәне күрде ул. Судан чыккач, куллары белән яман селтәнеп, ялгышлыгы өчен ата кеше улын бик нык "ачуланды". Үзенчә әллә нәрсәләр әйтергә телә-гәндер инде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев