Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

20 майда Спас районының Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” үтәчәк

Әлки районы мөселманнарын 20 майда Спас районының Болгар шәһәрендә үтәсе "Изге Болгар җыены"на чакыралар

Мәгълүм булганча, бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан инде күп еллардан бирле Бөек Болгар җирендә милләттәшләребез җыела. "Изге Болгар җыенын" Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте, "Яңарыш" фонды оештыра.

Оештыручылар мөселманнарны чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән әлеге чарада катнашырга чакыралар. Җыен сәгать 9 да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев