Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете янәшәсендәге мәдрәсәне төзеп бетерү өчен ярдәм кирәк

Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете янәшәсендә төзелүче мәдрәсә инде өлгерү алдында.

Әмма төзелеш эшләрен тулысынча төгәлләү өчен ярдәм кирәк әле.
Районыбыз тарихында беренче бу дини уку йортына Базарлы Матакта яшәүче Фаикъ Борһанов улы Илназ белән 2010 елның җәендә нигез салганнар иде. Бүген инде яшел калай түбәле, мансардлы мәһабәт бина тирә-юньгә ямь биреп утыра.
Фаикъ Борһанов яңа бинаны безгә сөенә-сөенә күрсәтеп йөрде. Беренче кат ярымподвал итеп эшләнгән. Биредә спорт залы, ашханә булачак. Штукатурлау эшләре төгәлләнгән, әмма идән-түшәмнәр әле ясалмаган. Ә менә икенче кат инде яртылаш әзер дисәң дә була. Биредә уку залы, китапханә буласы бүлмәләрдә бик матур дини орнаментлар белән тарттырылган түшәмнәр ясалган. Стеналарга исә обой ябыштырырга ниятлиләр. Шушы ук каттагы тәһарәт бүлмәсе эшләнеп беткән инде. Монда стена-идәннәргә плиткалар ябыштырылган, унитаз, биде, раковиналар куелган. Ә мансардны җәй өчен намаз уку бүлмәсе итмәкчеләр.
Бинага газ кергән, су үткәрелгән. Кыскасы, бик күп эшләр башкарылган. Әмма мәдрәсәне укучылар кабул итеп дини белем бирә башлау дәрәҗәсенә җиткерер өчен эшлиселәр дә байтак әле. Барлык бүлмәләрдә идәннәргә ламинат җәяргә кирәк. Эчке ишекләр алып куясы бар. Металл каркас-лары ясалган булса да, баскычлар да әле эшләп җиткерелмәгән. Беренче катта һәм мансардта түшәмнәр дә ясыйсы. Шулай ук шкафлар, өстәл-урындыклар, савыт-саба, спорт инвентаре, бүтән кайбер җиһазлар кирәк булачак.
-Мәдрәсә төзелешенә дәүләттән бер тиен дә алганыбыз юк,-ди Фаикъ Борһанов. -Барлык төзелеш материаллары халыктан җыелган акчага сатып алынды. Газлаш-тыру, су, канализация системалары шулай ук сәдака, хәйрия средстволарына эшләнде. Рәхмәт, райондашларыбыз, читтә яшәүче якташларыбыз, күп эшмәкәрләр бу зур эшкә үз өлешләрен кертте.
Ә төзелеш эшләрен кем башкара, дисезме? Аталы-уллы Фаикъ һәм Илназ Борһановлар. Бинаның нигезен казудан башлап бизәү эшләренә кадәр - һәркайсы шушы икәүнең хезмәте.
Фаикъ абый күп еллардан бирле инде Базарлы Матакта халыктан сөт җыя. Район күләмендә үз эшен иң әйбәт башкаручылардан ул. Үзе дә, улы Илназ да оста төзүчеләр. Фаикъ абыйның оныгы Айназ исә Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең өченче курсында белем ала. Җәйге каникулларда ул берничә ел инде Шәүкәт мәчетендә балаларга дин сабагы бирә.
Фаикъ Борһанов яшьләрне әхлаклы итеп тәрбияләү, балаларга дини белем бирү, ислам кануннарын сеңдерү өчен янып-көеп йөрүче кеше. Бу изге ниятен тормышка ашыру өчен ул мөмкин булганның барын да эшли, көчен дә, тырышлыгын да, хезмәтен дә кызганмый.
-Районыбызга мәдрәсә бик кирәк,-ди ул. -Кайбер районнарда, әйтик, Кукмарада мәдрәсәләрдә берьюлы 400 кеше белем ала. Дин бит һәркемне бары тик игелеккә, тәртипкә, чисталыкка, кешеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Бүген Шәүкәт мәчетендә хатын-кызлардан берничә төркем белем ала. Әмма мәчеттә уку өчен шартлар җитәрлек түгел, шуңа алар мәдрәсәнең өлгерүен түземсезлек белән көтәләр. Районның яңа мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев та мәдрәсәдә имамнарны укытырга булыр иде дип тора.
Мәдрәсә ачылгач, анда дини белем алырга теләүче балалар, яшьләр дә күп икән.
-Мәдрәсәбез дәүләт контроле астында эшләячәк,-дип ассызык-лый Фаикъ Борһанов. -Анда бары дипломлы мөгаллимнәр генә белем бирәчәк. Ә инде уку-укыту, шулай ук спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартларны без тудырырга тырыштык.
Район үзәгендәге бу дини уку йортының төзелеп бетеп укучылар кабул итүен бик күпләр өметләнеп көтә. Күргәнебезчә, иң зур, иң авыр һәм төп эшләр инде башкарылган. Бу олы хезмәтне ахырына җиткерү хәзер бездән тора. Әйдәгез, аңа булдыра алганча үз өлешебезне кертик. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Бергәләп тотынсак, һичшиксез, мәдрәсә бинасындагы эчке эшләрне башкарып чыгу өчен җитәрлек акча тупланыр. Төзелеш өчен сәдаканы Шәүкәт мәчете имамы Салих хәзрәт Насыйбуллинга тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев