Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше районнарда учреждениеләрдән урлау очраклары ешайган

Күрше районнарда учреждениеләрдән оештыру техникасы, акча, дәүләт стандартларындагы төрле бланклар урлау очраклары ешайган. Оешкан караклар төркеме төннәрен, ишек-тәрәзәләрне ватып, башлыча дәүләт учреждениеләренә керәләр. Анда булган компьютер, ноутбук кебек җиһазларны алып китәләр. Угрылар бигрәк тә төрле дәүләт теркәүләре өчен файдаланыла торган бланкларны эләктерергә карыйлар. Караклар корбаны булмас өчен авыл җирлекләре башкарма...

Күрше районнарда учреждениеләрдән оештыру техникасы, акча, дәүләт стандартларындагы төрле бланклар урлау очраклары ешайган.

Оешкан караклар төркеме төннәрен, ишек-тәрәзәләрне ватып, башлыча дәүләт учреждениеләренә керәләр. Анда булган компьютер, ноутбук кебек җиһазларны алып китәләр. Угрылар бигрәк тә төрле дәүләт теркәүләре өчен файдаланыла торган бланкларны эләктерергә карыйлар. Караклар корбаны булмас өчен авыл җирлекләре башкарма комитетлары мәктәпләрне, башка учреждениеләрне саклау чараларын күрергә бурычлылар. Бигрәк тә кыйммәтле җиһазларны, бланкларны еракка җыеп йөрү хәерле. Шулай ук үзәкләштерелгән сигнализация, каравыл хезмәтен җитди оештыру мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев