Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Алпар авылында проблемалы мәсьәләләрне якташлары белән киңәшләшеп хәл итәләр

Алпар җирлеге советы авылны төзекләндерү, ямьләндерү мәсьәләләрен якташлары белән киңәшеп хәл итә.

Шушы арада авылда шундый эшлекле сөйләшү булды. Җирлек башлыгы Ринас Сәлахов авыллардагы проблемалы мәсьәләләрне якташлары алдында күтәрде. Авылда бит беләләр – өмәләр оештырып, күмәкләп эшләгәндә теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә була. Моңа мисаллар да җитәрлек. Биредә зиратлар тирәләре ялт итеп әйләндереп алынды, кыска вакыт эчендә бер дигән мәчет салынды, мәдәният йорты, һәйкәлләр яңартылды, чишмәләр төзекләндерелеп тора. Ә Сабантуйларны нинди колачлы итеп үткәреп киләләр. Алпар төбәге, аның тарихы турында китап та чыкты.

Ринас Сәлахов авылларны тагын да ямьләндерү уе белән янып йөри.  Урамның йөзен бозып торган буш йортларны тәртипкә китерәсе яисә сүттерәсе иде, ди. Иске Алпардагы парк та чистартылган, яңартылган. Узган ел Сабан туе да шунда үткәрелде. Биредә хәзер яктырту эшләрен дә башкарырга ниятләп торалар. Инде өстәмә агачлар утыртып, утыргычлар куелса, кайбер урыннарга брусчатка җәелсә, бу парк менә дигән ял урынына әвереләчәк.

Чисталык икеайлыгы башланырга да күп вакыт калмады. Авылда яшәүчеләргә үз йортлары тирәсендә тәртип урнаштырырга, капка төпләреннән төзелеш материалларын, башка әйберләрне алырга тиеш була.

Барлык  бу эшләрне башкарып чыгу өчен авыл халкының тырышлыгы, якташларның  ярдәме кирәк булачак, дигән фикергә килде очрашуда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев