Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Хузангай” җәмгыяте чәчүдә экваторны узды

“Хузангай” җәмгыяте бу язда 11 мең 700 гектарда сабан культуралары чәчәргә тиеш булса, шуның яртысында бу эш башкарылды.

Яз иртәләп килсә дә, кырда эшләр узган ел дәрәҗәсендә хәзер. Игенчеләр белә – кояшлы, җылы көннәрнең һәр минуты кадерле чак. Җирдә дым җитә, басулар шәпләп эшкәртелгән. Инде бар көчне чәчүгә туплау зарур.

Район буенча 19 мең гектарда язгы культуралар чәчелгән. Бу билгеләнгән күләмнең 44 проценты. 6 май көнне механизаторларыбыз 2300 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга ирештеләр. Бу әлегә иң зур көнлек күрсәткеч.

Хуҗалыкларда борчак чәчү төгәлләнде. Солы – 805 гектарда, арпа – 5423, көнбагыш - 5750, вика 1096 гектарда чәчелде.

Шулай ук рапс, соя, берьеллык үләннәр, яшел массага кукуруз чәчү эшләре бара.

Үзәк Әлки филиалында чәчү эшләре әйбәт оештырылган. Биредә чәчәргә тиешле барлык мәйданның яртысында бүген –иртәгә әлеге эш башкарылачак.

Көнбатыш Әлки филиалының Тахталы отряды механизаторларының эше аерым мактауга лаек. Отрядта 3583 гектарда чәчү башкарылырга тиеш. Бу биредәге тракторларга бик күләмле эш дигән сүз. Тахталы игенчеләре 1,5 мең гектарга якын мәйданда язгы культураларны чәчәргә дә өлгергәннәр.

Фермер хуҗалыклары быел барысы 2 мең гектарда сабан культуралары игәргә планлаштыралар. Алар бу мәйданнарның яртысында чәчү эшләрен башкарганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев