7 май 2020 яңалыклары
-
Әлки районында 5 әти-әни административ җаваплылыкка тартылган
Май башыннан бирле районда балалары үзизоляция таләпләрен үтәмәгән өч әти-әнигә карата административ беркетмәләр төзелгән.
-
Нәселләребезнең хәтер җепләре
...Бөек Ватан сугышында ике яктан да бабаларым катнашкан минем. “Үлемсез полк” колоннасына бер кулыма әтиемнең әтисе, Яңа Чаллы авылыннан Харис Гариф улы Шакировның һәм икечесенә Татар Мулла авылыннан әниемнең әтисе Хафиз Хисаметдин улы Хисамовның фоторәсемнәрен тотып кушылырга җыенган идем. Әмма быел “Үлемсез полк” урамнар буйлап атламаячак шул: истәлек акциясе бөтендөнья интернет челтәренә күчеп, шунда үтәчәк.
-
Әлки районы “Хузангай” җәмгыяте чәчүдә экваторны узды
“Хузангай” җәмгыяте бу язда 11 мең 700 гектарда сабан культуралары чәчәргә тиеш булса, шуның яртысында бу эш башкарылды.
-
Әлки районында "Ветеранны Җиңү көне белән котла" онлайн-акциясе бара
С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее хезмәткәрләре "Ветеранны Җиңү көне белән котла" онлайн-акциясен башлап җибәрделәр.
-
Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы ачыкланган
Әлки районында коронавирус белән зарарлануның расланган очраклары юк.
-
Әлки районында бүген Нәби Дәүлигә һәйкәл ачыла
Бүген, 7 майда, Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз, язучы Нәби Дәүлигә һәйкәл ачу тантанасы була.